Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дустым-китап

Мөслим бабай варислары

Галим бабайның абыйсы – үрәтник Хафиз Ибраһимов нәселе – миңа өченче буын кардәшем Закиров Илгиз Гариф улы да Мөслим урта мәктәбендә математика укытты. Күпкә яшьрәк булса да, аның белән дә байтак еллар бергә эшләдек.

(Дәвамы).

ҮРӘТНИК ХАФИЗ ОНЫГЫ

Галим бабайның абыйсы – үрәтник Хафиз Ибраһимов нәселе – миңа өченче буын кардәшем Закиров Илгиз Гариф улы да Мөслим урта мәктәбендә математика укытты. Күпкә яшьрәк булса да, аның белән дә байтак еллар бергә эшләдек.

Туганлык хисләре өстенлек алгангамы, мин аның чын ирләргә хас тәрбиялелегенә, зыялылыгына, тотнаклылыгы­на, сабырлыгына, кирәк вакыт­та таләпчәнлегенә соклана, ку­ана идем!

Илгиз Закиров озак ел­лар мәктәптә завуч вазыйфа­сын башкарды, аны укучы­лар да, коллегалары да ихти­рам итте. Югары гражданлык, җаваплылык хисе тоеп укыткан педагогның хезмәтен хөрмәтләп, аңа “РСФСРның халык мәгарифе отличнигы” дигән исем бирелде. Район мәгариф бүлеге, республи­ка мәгариф министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнде. “СССРның халык мәгарифе отличнигы” дигән мактаулы исемгә лаек булды. Бүгенге көндә Илгиз Гарипович лаеклы ялда.

“АКСАКАЛ”

Безнең буыннан Мөслим ыруының ике “аксакалы” – Өлфәт Хәкимов һәм мин – Роза Хәбибуллина Мөслимдә го­мер итәбез. Икебез дә олыгай­дык: Өлфәт – 89да, мин – 86 яшьтә. Өлфәт гомер буе Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешма­сында шофер булып эшләде, баһадирдай өч ул һәм бер кыз үстерделәр. Галим нәселенең ныклыгын алган Өлфәт әле дә машина йөртә иде, корона­вирустан да җиңел генә исән калды. Гомер буе бер урында хезмәт кую кешенең тәртипле, тырыш, намуслы булуы турын­да сөйли! Ул коллективта их­тирам казанды, зур бүләкләргә лаек булды. Сугыш вакытында ун яшеннән колхозда эшли башла­ган туганым юбилей медальләре, “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнде. Хәзерге көндә дә эшләгән оешмасы белән ара­сын өзми: хезмәттәшләре ве­теран абыйларын зур хөрмәт белән бәйрәмнәргә чакыралар, бүләклиләр.

ҮЗЕМ ТУРЫНДА

Үзем, Алабугада институт тәмамлап, гомерем буе Мөслим урта мәктәбендә балаларга рус теле һәм әдәбияты фәненнән белем бирдем. Хезмәтемне юга­ры бәяләп, “РСФСРның халык мәгарифе отличнигы” дигән мактаулы исем бирделәр. Татар­стан Мәгариф министры, СССР Мәгариф министрларының, СССР Фәннәр Академиясенең, Та­тарстан Комсомол обкомының, район мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары белән бүләкләндем. “Укытучы-мето­дист” дигән исемгә лаек булдым, “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләндем.

Пенсиягә чыккач, ми­нем белән метаморфоза – хикмәтле үзгәреш, бөтенләй башка тормыш башланды. Биш ел район үзәк хастаханәсендә китапханәче булып эшләдем. Менә шул вакытта яза башла­дым. Язган әсәрләрем киштәдә бик озак ятканнан соң, бар кы­юлыгымны җыеп, кулъязмала­рымны халык язучы Фоат Са­дриевка бирдем. Ул әсәрләремне “Казан утлары” журналына илтеп тапшырды. 2003 елда “Яшьлегем серләре” дигән бе­ренче повестем басылып чык­ты. Бу минем өчен зур шатлык булды! 2004 елда шул ук жур­налда “Миләш елы” повестем дөнья күрде. Журнал редакто­ры, якташыбыз Флүс Латый­фи әсәрләремә югары бәя бир­де. Шулай итеп, якташлары­быз Флүс Латыйфи һәм Фоат Садриев әсәрләремә юл ачты! Фоат Садриев әсәрләремнең тәнкыйтьчесе, редакторы бул­ды, киңәшләр бирде.

Уңышлар тагын да илһамландырды, дәртләнеп бик тыгыз эшләдем. “Калмор­за”, “Яшьлегем серләре”, “Вер­ность долгу” дигән китапларым басылып чыкты, соңгысы рай­он медицинасы тарихы булып, мәрхүм ирем Ильяс Габдулла улы Хәбибуллин белән соавтор­лыкта язылды.

2011 елда Татарстан китап нәшрияты “Миләш елы” исем­ле китабымны чыгарды. 2013 елда – 79 яшем тулырга берничә ай кала Татарстан Язучылар берлегенә кабул иттеләр. “Ка­зан утлары”, “Мәйдан”, “Безнең мирас” журналларында, “Ру­хият” нәшрияты чыгарган җыентыкларда повестьләрем, очеркларым, хикәяләрем ба­сылды. Сигез китабым дөнья күрде. Шулардан “Мулла киле­не” дигән китабым 2015 елда конкурста җиңеп, “Ел китабы” дип игълан ителде һәм беренче дәрәҗәдәге диплом һәм премия белән бүләкләнде.

2014 елда татар әдәбиятын үстерүгә керткән хезмәтем өчен Татарстан Мәдәният министрлыгының Мактау гра­мотасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия белән бүләкләндем.

2018 елда “Татарстанның ат­казанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем һәм ме­даль белән бүләкләндем.

Олы яшьтә булсам да, шөкер, әле һаман эшлим. 2019 елда “Мәйдан” журналында ике пове­стем басылып чыкты. 2020 елда “Рухият” нәшриятында “Сиңа дигән җырым” исемле китабым дөнья күрде.

Раббыбыз биргән гомеремне, хезмәтемне, әсәрләремне хал­кыма багышлап яшәвемә шөкер итәм!

***

Безнең шәҗәрә Муса бабай­дан башлана: Муса – Мөслим – Абдий – Габделваһап – Габделга­зи – Ибраһим – Мөхәммәтгалим – Шакир. Шәҗәрәбездә мин – тугызынчы буын. Оныкчыкла­рым – уникенче буын хасил итә. Авылыбыз нигезләнүгә – 320 ел. Районыбызның һәр авылында Мөслим нәселе таралган! Бик күп авыллардан: Шураннан, Симәктән, Торыштан, Иске Чакмактан һәм башка авыл­лардан – бик күп җирләрдән безнең чибәр кызларыбызны ярәшеп алып киткәннәр. Кай­да, кем булып хезмәт куйсалар да, Мөслим бабай оныклары нәселгә кызыллык китермиләр. Ринат Хәкимов – нефтьче-бора­улаучы. Төмәнгә үк барып эшли; Аяз Нурмөхәммәтов – “Энер­госбыт” оешмасында инженер; Камил Хәлиуллин – район үзәк хастаханәсендә табиб-терапевт; Эдуард Закиров – район судын­да администратор. Эшмәкәр Рөстәм Хәкимов гаиләсендә 2020 елда Мөслимнең унынчы буыны Зифа туды! Бәхетле бала булсын!

КЕМНӘР АКЫЛЛЫ?

Бер профессор ханымның “Дөньяда акыллы кешеләр күп түгел, егерме процент чамасы. Тикшерүләргә караганда, юга­ры белемле кешеләр арасында акыллы кешеләр күбрәк” дигән фикере мине гаҗәпкә калдыр­ды. Акыл белән белемне бута­мый микән профессор ханым? Әнә, Рәсәй думасында барысы да югары белемледер: никадәр акылсыз законнар чыгарып уты­ралар!.. Шаклар катарлык! Элек, безнең бабаларыбыз яшәгәндә, акыллы кешеләр күбрәк бул­ган, дип уйлыйм. Ничә га­сыр шул буыннар калдырган тәртипне, мирасны саклар­га тырышып яшибез! Олыны – олы, кечене – кече, ата-ананы, өлкәннәрне ихтирам иткәннәр, күрше хакын хаклаганнар; кеше рәнҗетүдән сакланганнар, үз көчләре белән эшләп тапкан хәләл малга яшәгәннәр. Иң әһәмиятлесе – гаиләдә тәртип булган, ир белән хатын киле­шеп яшәгәннәр, балалар пар канат астында тәртипле бу­лып үскән. Киләчәк буыннарга шушы кыйммәтләрне васыять итеп, мирас итеп калдырганнар. Бик кызганыч, хәзерге көндә бу кыйммәтләрнең бәясе югала, дөньяда бәгырьсез, имансыз, кешелексез затлар күбәя бара. Соломон патша болай дигән: “Во многом мудрости – много печали”. Дөньяда белем, фән, прогресс үскән саен, тормыш яхшыра, яшәү җиңеләя, ләкин ул ачышлар, үзгәрешләр кеше­не һәлакәткә илтә дип аңлата галимнәр.

Шуңадыр инде, хәзер күпләр заман ахырыннан куркып яши.

Куркырга кирәк түгел, безнең татар халкының ниге­зе ныклы, үзебездән тора: ба­байлар калдырган мирасны – рухи кыйммәтләрне саклар­га, нәфесне тыярга, ата-баба­лар яшәгән җирнең кадерен белергә кирәк! Чөнки ул – безнең бердәнбер Ватаныбыз, безнең бәхет – шушы җирдә, шушы туфракта!

БЕЗ – МӨСЛИМЛЕЛӘР

Авылыбызның бүгенге та­рихын яңа буын төзи. Эшләре уң, максатлары изге бул­сын дип телик! Мөслимебез елдан-ел матурая, төзекләнә, ямьләнә! Татарстанда гына түгел, бөтен Рәсәйдә иң төзек, кешегә яшәргә иң уңайлы авыл дигән данлыклы исем алдык! Бу – халкыбызның тырышлы­гы, эшчәнлеге нәтиҗәсе! Алар арасында Мөслим бабай варис­лары бик күп. Мөслимлеләр киләчәктә дә сынатмас­лар, Туган җиребезгә, халкы­бызга тугры хезмәт итәрләр, зур җиңүләргә ирешерләр. Иншаллаh, киләчәгебез имин булсын!

Роза Хәбибуллина,

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев