Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Күңел тынычлыгына ирешү өчен 10 кагыйдә

Кешенең бәхете, шатлыгы, сөенече нәрсәдән тора дип сораганнар Локман Хәким дигән зур галимнән. Ул болай дигән: «Һәрбер кешенең, ул кем генә булмасын, яшь кеше булса да, карт кеше булса да, әгәр аның күңелендә өч әйбер бергә җыелмаса, ул бәхетле булмый».

Аның беренчесе – сәламәтлек. Тәнеңдә кечкенә генә бер яра булса да, ул тормышның ямен ала. 

Икенчесе – өстәлендә ризыгың булу. Сәламәтлегең булып, ашарга әйберең булмаса, ничек үзеңне бәхетле тоясың?! 

Өченче шарт та бар, анысы – җан тынычлыгы. Галимнәр әйтә: кеше тыныч күңелгә ия булса, эчендә гармония барлыкка китерсә, ул тормышының барлык өлкәләрендә дә чагылачак.  
Күңел тынычлыгы барлыкка килсен өчен нәрсә эшләп була? Хикмәт ияләре менә нәрсә диләр. «Әй кеше, әгәр син күңел тынычлыгына һәм аңа нигезләнгән бәрәкәтләргә ия булырга теләсәң, түбәндәге ун кагыйдәне үзеңдә барлыкка китер», – диләр. 

Менә ул кагыйдәләр.

1. Бел шуны, бу дөнья – бер мәктәп, һәм бу мәктәптә син бер укучы. Тормышыңда булган һәрбер авыр хәл һәм юлыңда очраган һәрбер кеше – синең өчен остаз һәм дәрес.  

2. Бел шуны, Аллаһ тарафыннан сиңа бирелгән гәүдәң, гәүдәңдә булган һәрбер әгъзаң – ул Аллаһның бер нигъмәте: син аны кабул итсәң дә, итмәсәң дә, сөйсәң һәм сөймәсәң дә ул соңгы сулышка кадәр синең белән булыр. Шуңа күрә Аллаһ биргән гәүдәңне, Аллаһ биргән әгъзаларыңны хәерле юлда сөенә-сөенә куллан һәм алар да сине сөендерер. 

3. Бел шуны, дөньяда сиңа бирелгән һәрбер мәшәкать – синең чишмәгән (яки чишәргә теләмәгән) дәресең. Әгәр син аны чишсәң – күтәреләсең, рухи яктан байыйсың. Бу дәресне үзләштердең икән, алга таба барасың, юк икән, артта каласың. 

4. Бел шуны, һәрбер синең килеп чыккан мәшәкатең – асылда синең эчеңдә булган проблемаларыңнандыр. Әгәр дә син эчеңдә булган проблемаларны чишсәң, синең тышкы дөньяң да үзгәрер. Кешенең күп проблемалары тышта түгел, эчтә. 

5. Шуны онытма – Аллаһыдан бирелгән бәлалар, проблемалар, мәшәкатьләр, авырлыклар – алар барысы да сиңа Аллаһыдан бирелгән бер дәрес. Әгәр дә син шушы дәресне чишсәң, ә ул дәресне чишүеңне шуннан аңларсың – синең тормышың яхшы якка үзгәрер. Һәм шуны бел, кулыңда булган аз әйбер хыялыңда булган күп әйбердән хәерлерәк.
 Күңел тынычлыгын югалтырга теләмәсәң – азның кадерен бел, зурга хыялланма. 

6. Син уйлыйсың – тегендә мондагыга караганда әйбәтрәк. Ләкин анда барганнан соң уйлыйсың – монда әйбәтрәк булган икән. 
Безнең күзебез гел киләчәктә.  Әгәр күңел тынычлыгына ия булырга теләсәң, бу кагыйдәне онытма: кая барсаң да, монда начар – тегендә әйбәтрәк дигән фикер сиңа барыбер киләчәк. 

7. Синең тормышыңа очраган кешеләр, сиңа проблема тудырган яки сиңа сөенеч китергән кешеләр, аларда син тап булган начар яки яхшы сыйфатлар – алар барысы да синең үзеңдә.  Син башкаларда үзеңдә булганны күрәсең. Шуңа күрә үзеңә карата тирә-юнеңдәгеләрнең мөнәсәбәтләре үзгәрүең теләсәң, үзеңнең эчке дөньяңны үзгәрт. 

8. Кеше тәкъдир мәсьәләсендә бик бутала. Алдан язылган бит инде, ничек бар, шулай яшим инде, күпме генә тырышсаң да, язылганнан узып булмый, диләр. Аллаһы Тәгалә сиңа рамка һәм кәгазь биргән, тагын буяулар биргән. Һәм син үзеңнең рәсемеңнең рәссамы. Тормышыңның рәсемен үзең ясыйсың. Әгәр үзең ясамасаң, башкалар ясаячак. Тәкъдир ул – рамка, кәгазь һәм буяулар. Калганы – синең кулыңда. Һәммә кешегә дә бер үк буяулар бирелә. Шуңа күрә кыямәт көнендә беркем дә Аллаһы каршында: «Раббым, нигә миңа шундый тәкъдир бирдең?» – дип әйтә алмаячак.  Оста рәссам кечкенә генә кәгазьдә дә зур әсәрләр иҗат итә ала.

9. Аллаһның рәхмәте белән син теләгән бөтен нәрсәгә ирешә аласың. Тырышсаң! Шуңа күрә бүген син бер әйберне телисең, әмма моңа ирешмәдең икән, димәк, син әле тиешенчә тырышмагансың. Теләгән бөтен нәрсәгә, Аллаһының рәхмәте һәм үзеңнең тырышлыгың белән ирешә аласың. 

10. Күңел тынычлыгына ия булып, дөньяда Аллаһы яраткан барлык бәрәкәтләргә  ирештерә торган кагыйдә: синең башыңда барлыкка килгән барлык сорауларга җавап – синең үзеңдә. Әгәр үз йөрәгеңне ишетергә өйрәнсәң – барлык сорауларга җавап табарсың.

Чыганак http://syuyumbike.ru/news/din/kel-tynychlygyna-iresh-chen-10-kagyyd

Фото – «Мөслим-информ» архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев