Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Күркәм холыклылар җәннәткә керер

Мөслим районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин вәгазе.

Әссәләмү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү, хөрмәтле дин кардәшләребез! Әлхәмдүлләһ, Аллаһы Раббүл-Гыйззә, бу дөньяга килгәннән соң, барчабызны да тәрбияли. Үзенең рәхмәтен, нигъмәтен безгә ирештереп тора. Һәм без, кешеләр буларак, бу дөньяда яшәгәндә, ин әүвәл Аллаһы раббыбыз белән элемтәне ныгытырга тырышабыз. Бу безнең эш-гамәлләребезнең иң өстене, иң беренчесе булып тора. Безнең яныбызда булган, безнең белән һәрдаим һәм һәр көнне күрешүче кешеләр белән дә элемтәбезне ныгытырга, камилләштерергә тырышырга тиешбез.  

Бервакыт пәйгамбәребезгә (Аллаһының аңа рәхмәте һәм сәламе булсын) сорау бирделәр: “Кемнәр яки нинди төркем кешеләр җәннәткә керер һәм алар күпме булыр? Аллаһы Тәгалә ни сәбәпле аларга җәннәт ишекләрен ачачак?” Пәйгамбәребез (Аллаһының аңа рәхмәте һәм сәламе булсын) җавап бирде: “Тәкъүә Аллаһ вә хөснуль хулукъ”, – диде. Ике сыйфат мөһим: беренчеләре – Аллаһының газабыннан куркучылар, икенчесе – күркәм холыкка ия булучылар. 

Күңелебездә курку булганга, без үзебезнең гамәлләребезне дөреслибез, камилләштерәбез. Ә ул курку кем өчен кирәк? Безнең өчен кирәк, чөнки шул курку безне бастыра, безне урыныбызга утырта һәм бу дөньяда яшәгәндә дөрес адымнар ясарга, дөрес итеп фикерләргә ярдәм итә. 

Икенче сыйфат – яхшы холык. Пәйгамбәребез (Аллаһының аңа рәхмәте һәм сәламе булсын) биналар төзү, изге гамәлләр турында әйтмәгән, ә яхшы холык турында искәрткән. Без үзебездә шушы ике сыйфатны булдырырга тырышабыз, шулар өстендә эшлибез икән, җәннәткә керәчәкбез. 

Бу ике сыйфат та бәяләнгән. Әгәр Аллаһ белән элемтәсе дөрес булмаса, Аллаһының Әр-Ракыйб (Күзәтеп торучы) дигән сыйфатын, исемен күңелендә тотмаса, кеше үзен хәерле рәвештә тота һәм холык-тәрбиясен дөресли алмый. Шуның өчен курку белән күркәм холык һәрвакыт бергә. Алар, бер караганда, авыр кебек тоела, икенче караганда, бу – Аллаһының безгә биргән җиңеллеге. 

Икенче хәдисендә пәйгамбәребез Мөхәммәд (Аллаһының аңа рәхмәте һәм сәламе булсын) безгә хәбәр итә: “Холыкларын яхшыртканнар, камилләштерергә тырышканнар – минем яратканнарым, алар Кыямәт көнендә минем белән бергә булырлар”. Нинди зур дәрәҗә! Сөбханаллаһ! Безнең динебезнең асыл максатларының берсе һәм пәйгамбәребез килүнең сәбәбе дә – кешеләрнең холкын, тәрбиясен яхшы тарафка үзгәртү. 

Һәрбарчабыз да гыйлем алабыз. Нинди генә гыйлем булмасын, ул – билгеле бер һөнәрне өйрәтә. Фәннәрне, нинди гамәлләр кылырга, аларны ничек кулланырга, мөгамәлә төзергә, дөрес итеп укырга, башкаларга дөрес мөрәҗәгать итәргә һ.б. өйрәнәбез. Бүгенге көндә безгә һәм безнең балаларыбызга нәрсә кирәгрәк соң? Безгә бүген иң кирәге – эчке халәт, күңел халәте. Ул бүген нинди дәрәҗәдә?

Тәнебезне, дөньябызны кайгырту һәм дөрес яшәү өчен нинди генә китаплар, нинди генә аудио-видеоязмалар юк?! Без аларны өйрәнә, туплый алабыз, шуның өчен каядыр сәфәр кылабыз, чит илләргә чыгабыз. Аллаһка һәм кешеләргә карата нинди булуыбызга да игътибар итсәк иде. Хәерле холкыбыз, иң әүвәл, үзебезгә үк файда. Холкыбыз гүзәл булу аркасында без яшәүдән ләззәт алабыз, бер-беребезгә карата хөрмәт хисе кичерәбез.

Холыклары мөлаем һәм хәерле булган якыннарыбызны мисалга алыйк, алар белән сөйләшергә дә, ниндидер эш алып барырга да яратабыз, каядыр сәфәр кылырга да теләп барабыз.

Мөхтәрәм һәм газиз дин кардәшләрем! Аллаһы Раббүл-Гыйззә һәрбарчабызның да холкын камилләштерергә насыйп итсен! Үзебезнең күңелләребез өстендә эшләп, Аллаһка карата – дөрес мөгамәләдә, кешеләргә карата хәерле мөнәсәбәттә булып, хәерле тәрбия-холык белән гамәл кылып яшәргә Аллаһы Тәгалә насыйп итсен. Ил-көннәребезгә – тынычлык, тәннәребезгә – сәламәтлек, күңелләребезгә иман нурлары насыйп әйләсен!

Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин, Мөслим районы имам-мөхтәсибе.

Фото – “Мөслим–информ” архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев