Бу көнне Мөслимдә
Әлеге рубрикадагы язмалардан “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.
1970 ел 14 ноябрь
Хат ташучы
Гыйльменур апа Исламованың хат ташучы булып эшләвенә әле күп вакыт үтмәде. Ләкин ул үзен яхшы яктан танытып өлгерде. Гыйльменур апа газета-журналларны укучыларга үз вакытында җиткерү өчен барлык тырышлыгын куя. Уңган хат ташучы 1971 ел өчен газета-журналларга подписканы да яхшы оештырды. Колхозчылар вакытлы матбугатка бик теләп язылалар. Мәсәлән, Шәйкәм Галимов гаиләсе киләсе елда 45 сумлык газетажурнал алдырачак.
Ф. Йосыпова, Яңа Сәет авылы
Сәхифәне Наилә Сәлахова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев