Бу көнне
Бу рубрикада 1970 елда булган вакыйгалар кабатлана
21 май
Бәрәңге? Утыртылды!
“Правда” колхозының Зөфәр Фәррахов җитәкчелек итә торган Әлмәт бригадасында кичәге көнгә 30 гектар мәйданда бәрәңге утырту төгәлләнде. Эш барышында механизаторлар Газизҗан Шәвәлиев һәм Әбүзәр Гаптерәүпов үзләренең чын игенчеләр икәнлекләрен тагын бер кат күрсәттеләр.
Алар смена нормаларын системалы рәвештә 120-130 процентка үтәп бардылар.
Хәзер бу уңган механизаторлар кукуруз чәчү өчен җир эшкәртәләр.
Б. Садыйкова.
Пайчылар канәгать
Тат.Бүләр авыл кибетенә сатучы итеп Нәкыйп Шәвәлиев билгеләнде.
Ул күрше авылдан килеп эшләсә дә, эш сәгатен төгәл үти, хәтта ял көннәрендә дә кибет ачык була. Ул халыкны ачык йөз белән каршы ала, сорауларын өйрәнә.
Сатып алучылар аның хезмәтеннән канәгать.
Шуңа күрә ул айлык һәм квартал планнарын арттырып үти.
С. Гарипов, укытучы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев