Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана
21 август. Киң фронт белән
“Маяк” колхозы механизаторлары борчак һәм арыш суктыруны районда беренчеләрдән булып төгәлләгәннәр иде. Бүгенгә арпа уңышын җыйнау да тәмамланды. Быелгы уракны тиз һәм югалтуларсыз башкаруга Виктор Радионов, Виктор Кривошеев кебек тәҗрибәле механизаторлар зур өлеш керттеләр. Михаил Никулин, Шәйхетдин Хөснетдинов, Әнвәр Нәгыймов, Азат Шәрифуллин, гаилә звеносы членнары Сергей, Евгений һәм Александр Лесновлар осталык үрнәкләре күрсәтеп эшләделәр. Соңгы көннәрдә хуҗалыкта ашлык тапшыру да темп алды. Күмәк көч белән дәүләткә 11 мең центнерга якын ашлык тапшырылды.
Фото – «Мөслим-информ»
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев