Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1989 елда булган вакыйгалар кабатлана
9 декабрь. Техника төзекләнә
Соңгы елларда безнең механизаторлар язгы чәчүне дә, уңыш җыеп алуны да районда беренчеләр рәтендә төгәллиләр. Моның сере – кыр эшләренә әйбәт ремонтланган техника белән керешү. Машина-трактор паркында махсус звено булдыруны кулай таптык. Тагылма кораллар нигездә ремонтланып бетте инде. Һәр аренда звеносы үзенә бирелгән техниканы үзе ремонтлады һәм көйләде. Моның өчен бездә җылытылган мәйданчык бар. Кирәге чыкканда механизаторларга тимерче Г. Әхмәдишин һәм Д. Гайнетдинов ярдәмгә килә.
М. Шәрипов, “Кызыл Октябрь” колхозының машина-трактор паркы мөдире.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев