Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1989 елда булган вакыйгалар кабатлана
5 декабрь, Хәстәрлек күрелә
Ындыр табаклары күптән инде тынып калды. Ә менә Киров исемендәге колхозда моның киресен күрәсең. Колхоз уңганы А.Хаҗиев җитәкчелегендәге ремонтчылар бригадасы, Польшадан кайткан М-819 ашлык киптерү агрегатын монтажлауны төгәлләделәр. Вәрәшбаш ындыр табагында да эш тынып тормый. Биредә 160 тоннага исәпләнгән ашлык бункерын монтажлау бара. Бер үк вакытта әлеге бригадада “Камгэс-энергострой” производство берләшмәсенең йортлар төзү комбинаты яшь гаиләләр өчен биш йорт төзи.
Г. Алимов, инженер-төзүче.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев