Бу көнне Мөслимдә!
Бу рубрикада 1989 елда булган вакыйгалар кабатлана
15 август. Теләп язылалар
Безнең район җәмәгать туклануы предприятиесендә вакытлы матбугатка язылучылар саны елдан-ел арта. Коллектив әллә ни зур булмаса да, бүгенге көнгә 1060 сумлык газета-журналга подписка уздырдык инде. Үзәк һәм өлкә матбугатын яратып укучы хезмәткәрләребез байтак. Районда чыга торган “Авыл утлары” газетасына да сораулар күп. Киләсе елда аны безнең коллективның һәр члены алачак. А. Ильясов, Р. Хөсәенова, Р. Шакирҗанова иптәшләргә киләсе елда 75-46 шар сумлык 5-6 шар төрле вакытлы матбугат киләчәк.
Г. Вахитова, вакытлы матбугатны җәмәгать тәртибендә таратучы.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев