Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1989 елда булган вакыйгалар кабатлана
12 август, Табынга – бал
“Урожай” колхозында хезмәтләрен яратып, җиренә җиткереп башкаручы умартачылар эшли. Шәйхулла ага Шәйдуллин ярдәмчесе М. Камалов белән 150 баш умарта семьясыннан 30 центнердан артык товарлыклы бал алды. Бу эш әле дә дәвам итә. Икенче умарталыкта да ел дәвамында эш тынмады. Яшь умартачы Рафис Гатауллин яхшы күрсәткечләргә ирешә. Ул үз карамагындагы 115 умартадан 21 центнер бал алуны тәэмин итте.
М. Галиева, Татарстан умартачылык конторасының Мөслим районы буенча умартачы-зоотехнигы.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев