Бу көнне
Бу рубрикада 1989 елда булган вакыйгалар кабатлана
23 ноябрь
Ярышка тон бирәләр
“Правда” колхозы савымчылары туган республикабызның 70 еллык юбилее хөрмәтенә социалистик ярышны киң җәелдерделәр. Авыл Советы депутаты
Г. Мөбарәкова ел башыннан бирле алдынгылыкны үз кулында тота. Узган ун айда ул һәр сыердан 3631 килограмм сөт сауды. Бу – хуҗалыкта иң югары күрсәткеч. Тана сыерлар группасында эшләүче тәҗрибәле савымчы Ф. Зарипова һәм яшь терлекче Г. Шәмсиева октябрь нәтиҗәләре белән ярышта җиңүче булдылар. Ә хәзер көнлек күрсәткечләр буенча Р. Нурлыгаяновага тиңнәр юк. Аның группасында уртача савым 11,9 килограмм тәшкил итә.
К. Арсланова,
терлекчелек бухгалтеры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев