Бу көнне
Бу рубрикада 1989 елда булган вакыйгалар кабатлана
18 ноябрь
Бердәмлек нәтиҗәсе
Кырчылык цехы бездә тулысынча арендачылар карамагында. Быел барлык эшләрне нигездә биш аренда звеносы башкарды. Шуларның берсе – безнең звено. Тәҗрибәле игенче Таһир Хәйруллин җитәкчелгендә эшлибез. 764 гектар җирне арендага алган идек, әйтергә кирәк, күрсәткечләребез елына күрә начар булмады. 147 гектар арыштан пландагы 22шәр центнер урынына 26шар центнер бөртек, 80 гектар кукуруздан 270 центнер яшел масса алып, башка звенолар белән ярышта җиңеп чыктык. Звено киләсе елда да тулы составында эшләячәк, алдагы план-бурычларыбыз да ачык.
Ф. Сабиров,
аренда звеносы партия-комсомол группасы
җитәкчесе.
Сәхифәне
Фәридә Гайнетдинова
әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев