Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең геройлар

Минсез авырдыр...

Андрей Котков – Рус Шуган авылы егете. 2023 елның маенда контракт төзеп, махсус хәрби операциягә алына

– Шундый хәл булганда, ни йөрәгең белән өйдә ятмак кирәк?! Контракт төзү уе мобилизация башлангач та барлыкка килгән иде. Хәрби хезмәт үтү батырлык булса, ил белән бергә булу – каһарманнар адымы, дип саныйм, – дигән Андрей авылдашларына.

Андрей тормыш иптәше Елена белән өч бала үстерә. Шәхси хуҗалыкларында күпләп маллар асрыйлар.

– Андрейны бер дә җибәрәсем килмәде. Куркыныч бит. Тик Андрей ниндидер карарга килгән икән, аны бу уеннан кире кайтарып булмый. Бер мәртәбә ялга кайтып китте. Анда да сугышчан дуслары турында уйлады. “Минсез авырдыр аларга”, – дип берничә тапкыр әйтте. Исән-сау әйләнеп кайтсын дип телибез, бик сагынабыз, – ди Елена.

Андрейга “Малыш” позывноен биргәннәр. Зур гәүдәле, баһадирдай төз буйлы егеткә мондый “кушамат” бирүнең үз сере бар. Балаларча ягымлы елмаюы, эчкерсезлеге өчен бирелгән ул аңа.

Андрей махсус хәрби операциядә пулеметчы булып хезмәт итә. Шул ук вакытта ул яу кырыннан яралыларны һәм һәлак булганнарны да алып чыга. Батырлыгы, тырышлыгы һәм күпләрнең гомерен саклап калганы өчен аңа “Батырлык өчен” медале бирелгән. Башка медальләре дә бар.

– Рус Шуган авыл җирлегеннән махсус хәрби операциягә 14 егет контракт төзеп китсә, алты ир-ат мобилизацияләнде. Егетләребез белән хәбәрләшеп торабыз. Тизрәк исән-сау әйләнеп кайтсынар иде! – ди җирлек башлыгы Альбина Басорина.

Фото – А.Котковның шәхси архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев