Илгә тугрылык – намус эше
Вәрәшбаш авылы егете Илфат Габделхаков 2023 елның ноябрендә контракт төзеп махсус хәрби операциягә китә. Хәрби кушаматы – “Малай”. Ул анда – бердәнбер татар егете
– 21 ноябрьдә мин инде Украинада идем. Барысы да без уйлаганча түгел, киноларда гына күреп белгән мәхшәр – күз алдында. Сугышчан дуслардан да кадерле кеше юк! Янәшәдә кеше гомерләре өзелгәнен күрү бик авыр, – ди Илфат.
Райондашыбыз Ватан алдындагы хәрби бурычын 2018 елда махсус гаскәрләрдә үтә. Җиде ай хезмәт иткәч, контракт төзи һәм туган авылына 2021 елда гына әйләнеп кайта.
– Махсус хәрби операция башлангач та, контракт төзергә дигән фикер туды. Моңа ил белән бергә булу теләге этәргәндер. Туган илне саклау – ир-егетләрнең намус эше. Кая барганымны белеп бардым. Алгы сызыктан чыкканда дрон төште, шунда яраландым, – дип сөйләде Илфат.
Яраланып кайткач, әнисе нык борчыла. Әни өчен бала бәгырь ите шул.
– Аякка баскач, улым өйләнергә булды, 20 апрельдә никах укыттык. Илүзә белән байтактан очрашып йөриләр иде, вакытны сузмаска булдылар. Бәхетләре булсын! Улыма туган якларга исән-сау әйләнеп кайтырга язсын! – ди Гөлдәмия апа.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев