Бер-беребезне ташламыйбыз
Мулланур Миңнеханов 62 яшендә махсус хәрби операциягә китә. Кемнедер тыңлап яки акча өчен түгел, күңеле кушканга бара ул анда
Яшь чагында ул Украинада хезмәт итә. Анда хәрби операция баруына ышанмыйча, үз күзләре белән күреп кайтырга була.
“Бер-беребезгә атышырбыз дип башка да килмәде”, – ди ул. Өйрәнүләр вакытында да: “Бу күнекмәләр чыннан да кирәк булыр микән?!” – дип гаҗәпләнә.
– Ничек кенә кирәк булды! Яшьлегем искә төште. Хәрби хезмәт вакытында коралны присяга кабул иткәндә генә тотсам (чөнки “Стройбат”та хезмәт иттем), махсус хәрби операциядә без автоматны кулдан төшермибез. Хәрби хезмәттә автоматтан атарга хыялланган идем, – ди Мулланур абый, елмаеп.
Мулланур абыйның хәрби кушаматы – Луч. Исемендә “нур “сүзе булганга шундый кушамат алган. Ул – штурмовик. Штурм подразделениеләрендә хезмәт итүчеләр хәрби хәрәкәтләрнең иң авыр участокларында бурычларын үти. Махсус хәрби операциядә беренче заданиене үтәгәндә, ул нейтраль полосадагы иптәшләренә корал, азык-төлек, су илтергә тиеш була. “Таң беленгәндә керттеләр. Кичкә генә барып җиттем”, – ди ул.
Миномет канонадасына эләгә райондашыбыз. “Бөтен әйберләрем белән чәчеп атты”, – ди ул. Аңына килгәч, коралын да, азык-төлекне, суны, хәтта теш протезын да таба! Үлем юлын, мина кырын үтеп, иптәшләре янына барып җитә. Заданиене үти. Нәтиҗәдә дүрт егет тә исән-сау әйләнеп кайта!
Әлеге вакыйгага бәйле гаҗәеп хәлне дә искә алды Мулланур абый. Аңсыз ятканда, ул әнисенең тавышын ишетә. “Нишләп ятасың?! Тор!” – дип эндәшә аңа әнисе. Шул тавышка уянып, һушына килә ул. “Сикереп торганымны сизми дә калдым”, – ди.
Хәрби бурычларын намус белән үтәгәне өчен ике дәрәҗә “Батырлык өчен”, “Хәрби казанышлары өчен” медальләре белән бүләкләнгән райондашыбыз. Штурмовикларга гына бирелә торган “НАШ” билгесе дә бар аның. Бүләкләр юкка гына бирелми. Алгы сызыктан задание үтәп чыгып килгәндә, яраланган хәрбигә ярдәм итә Мулланур Миңнеханов. Үзе дә яраланган була, җитмәсә, бот сөяге дә сынган. Шулай да агач астында калган егетне икесенең уртак тырышлыгы белән тартып чыгара һәм алып кайта. Шул рәвешле 21 яшьлек Юраның гомерен саклап кала!
– Россия армиясе бердәм, дус. Егетләр арасындагы дуслык туганнар дуслыгыннан да көчлерәк. Бер-беребезне ташламыйбыз! – ди Мулланур Миңнеханов. – Контракт төзим микән дип, икеләнеп торырга кирәкми. Контракт төзегән кеше – герой инде ул! Ватанын саклаучы егетне герой дими, кем дисең?!
Мулланур абый күп тапкырлар яраланган. Кыска вакытлы ялга кайтыр алдыннан, хәрби задание үтәгәндә, бүрәнә астында кысылып кала ул. Аны иптәшләре коткара. Госпитальдә дәваланганнан соң, райондашыбызга берничә операция ясыйлар.
– Махсус хәрби операция зонасында да тормыш дәвам итә. Уен-көлке табып, бер-беребезнең кәефен күтәрергә тырышабыз, елмаеп-көлеп яшибез. Барыбыз да кая баруын белеп килгән, төшенкелеккә бирелмибез. Якташлардан күчтәнәчләр килә. Балалардан килгән хатларны уку рәхәт! Безне кайгыртып, безгә ярдәм итеп яшәүче һәркемгә рәхмәт! – ди 64 яшьлек райондашыбыз.
Туган ягында көч җыеп, Мулланур Миңнеханов янәдән махсус хәрби операциягә китте. Без аның исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтуын телибез.
Римма Афзалова фотолары.
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев