Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Тормыш көчле булырга өйрәтте

Райондашыбыз Кузьма Иванов балачак, яшьлек хатирәләрен барлый

Мин Яңа Усы авылында 1941нче елның 19 гыйнварында Мария белән Николай Ивановлар гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килгәнмен. Бөек Ватан сугышы башлангач, әтине беренче көннәрдә үк сугышка алалар. Әни берсеннән-берсе кечкенә дүрт бала белән ялгыз кала. Евгений абыйга – 10, Клавдия апага – 5, Виталий абыйга – 3 яшь, ә мина 6 ай була. Лена апам сугышка кадәр үлә.

Безнең белән әтинең әти-әнисе дә яшәгән. Кечкенә генә авыл өе урталай бүленгән: бер якта – әби белән бабай, икенче ягында – балалар белән әни. Әти сугышка киткәч, бабай әнине бик рәнҗетә. Ә әби искиткеч яхшы күңелле була, безне бабайдан яклый, аннан яшереп тәм-том, ипи бирә. Бабай белсә, әбигә дә эләгә.

Әтине без сугыштан алты ел көттек. Кайвакыт әни, мичкә утын яккач, ялкын телләре арасыннан әти шәүләсе күренмәсме дип эзли иде. Әти сугыштан кайтмады. Шулай итеп миңа “әти” дип әйтү бәхете эләкмәде. Аталары булган балалар бар яктан да бәхетле иде ул вакытта. Хәзер дә шулай, ләкин яшьләр аңлап кына бетермиләр.

Балачакта иң хәтердә калганы Максим бабай булды. Бабайның кулыннан килмәгән эш юк иде. Януч, пычак ише әйберләр ясап, базарга алып барып сата, ләкин бер тиенен дә безгә тотмый иде. Урам балаларын җыеп, кайвакыт вак акча чәчә, ә безгә юк. Безнең бик нык ачу килә иде. Бабайның безне өйдән куып чыгарган вакытлары да булды. Бабайның һәрвакыт мичкә белән әче балы була иде. Евгений абый, бабайның чыгып киткәнен күзәтеп тора да, балны агызып алып, сата һәм өйгә прәннек, конфет алып кайта.

Сугыш беткәч, әнинең абыйсы Герасим дәдәй кайтты. Ул кайткач, тормыш бераз җиңеләйгән кебек булды. Максим бабай да басыла төште, безне рәнҗетергә җае калмады. Әби үлгәч, бабай кызларына яшәргә күчте. Герасим дәдәйнең балалары күп булса да, безгә нык ярдәм итте.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 2 август санында укыгыз.

Фото Кузьма Ивановның шәхси архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев