Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Яңа ел бәйрәме тарихы. Җитмешенче еллар

Без бәйрәмне могҗиза көткәндәй көтеп алдык. Шулай, безнең өчен шәрә кәнфитләр дә – олы күчтәнәч, җәннәт сые, марля күлмәкләр дә иң затлы кием булган. Бүген исә балаларыбыз, оныкларыбыз көн дә кунак сыенда, көн дә затлы киемнәрдән. Бу рәхәтлекләрнең кадерен генә белсеннәр.

– Яңа ел якынлашкан саен балаларның да, олыларның да – мәшәкате арта. Беренче чиратта бәйрәмгә кием әзерләргә кирәк. Кызлар, гадәттә, “снегурочка” – кар бөртеге булып киенә. Моның өчен ак күлмәк кирәк. Материал эзләп интекмибез: әни фермада савымчы булгач, сөт сөзәргә дип бирелгән марля җитәрлек. Әсма әбекәем – тегүче. Күлмәк итәкләренә мамык тегеп, аның өстенә мөһерләр тегеп чыгу – минем эш. Шул рәвешле чәй кургашыннан яки мамыктан калфак та тегелә.

Күчтәнәч салу өчен пакетларны да өйдә үзебез тегеп илтә идек. Башлангыч классларда укыганда аны – “Социалистик Татарстан” газетасыннан, соңрак капчык кәгазеннән тегә идек. Әбекәй безгә генә түгел, күрше- тирә балаларына да машинада тегеп бирде пакетларны. Аларны мәктәпкә илтеп бирәбез. Укытучы апалар пакетларга Кыш бабай күчтәнәчләре тутыра. Анда ниләр булуы да кызыксындырадыр. Килолы прәннек, кәгазьгә төрелмәгән шәрә конфетлардан да тәмлерәк күчтәнәч юк иде безнең өчен. Әтисе яки әнисе профсоюз члены булганнар ул вакытта ук мандарин, әфлисун кебек экзотик җимешләр белән сыйланды. Соңрак башка балаларның пакетларына да алма, мандарин сала башладылар.

Мәктәптә класс бүлмәләрен бизәү өчен уенчыкларны да кулдан ясадык. Ул вакытта төсле кәгазь урынына яшел, сары, зәңгәр дәфтәр тышларын кулландык. Кәгазь чылбырлар, фонариклар, челтәрләр элеп куйгач, бүлмәләр бәйрәм төсен ала иде. Ничек кенә булмасын, бала вакыттагы Яңа ел бәйрәмнәре күңеллерәк тә, матуррак та иде.

Без бәйрәмне могҗиза көткәндәй көтеп алдык. Шулай, безнең өчен шәрә кәнфитләр дә – олы күчтәнәч, җәннәт сые, марля күлмәкләр дә иң затлы кием булган. Бүген исә балаларыбыз, оныкларыбыз көн дә кунак сыенда, көн дә затлы киемнәрдән. Бу рәхәтлекләрнең кадерен генә белсеннәр.

Әлфинур Нургалиева,

Үрәзмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев