Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә шундый хәлләр бар

Авыл халкы сабыррактыр инде

Элек кафеларда узган туйларны шулай ирексездән тыңлый идек, хәзер “бәйрәм итәргә” мәҗбүрбез.

Күптән түгел Мөслимдә рок-фестиваль узды. Фестиваль яхшы шәйдер, ләкин тавышы үлгән кешене уятырлык. Районда узган башка чараларда да шулай. Мәдәният йортында үтәме ул, Ык буендамы – аерма юк. Шунысы бар: Мөслимнең бу очында яшәүчеләр арасында урын өстендә ятучылар да, сабый балалар да бардыр. Өлкәннәр йокларга иртә ятучан, ә чара ярты төнгә кадәр бара. Элек кафеларда узган туйларны шулай ирексездән тыңлый идек, хәзер “бәйрәм итәргә” мәҗбүрбез. 
Тагын бер мәсьәлә: фестиваль көнне болынга сасы ис таралган иде. Буровой очында яшәүче төп мөслимлеләр Мөслимнең кайсы очы икәнен аңлагандыр (хәер, төп булмаганнар да ул исне таный хәзер). Бу ис язын чәчәкләр исен дә басып китә. Яр Чаллыда шундый ис чыккач, халыкны тиз тынычландырдылар. Авыл халкы сабыррактыр инде, “жалу”лар ишетелми.
 

Динара Сәлахова, Мөслим

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев