Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Балалар иҗаты

Балалар иҗаты

Дамир Гыйлфанов, Мари Бүләр мәктәбе укучысы

               Истәлек

Олы бабамның шинелен

Әбием саклый түрдә.

Аның турында истәлек

Яши безнең күңелдә.

Батыр булган, кыю булган

Минем яраткан бабам.

Карыйм да мин шинеленә,

Тирән уйларга талам.

Үзе яшь кенә булса да,

Курыкмаган фашисттан.

Мылтык тотып, дуслар белән

Ил сакларга ашыккан.

Сугышның алгы сафында

Һәрвакыт булган бабам.

Ил тынычлыгы өчен дип,

Яуда ул ятып калган.

Бабам кайта алмый калган –

Европада кабере.

Стенабызда рәсеме,

Күңелебездә – кадере.

Фото – Татар-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев