Мартта бакча эшләре
Март азагына кадәр куакларның үстерергә дип ала торган ботакларын кисәргә кирәк. Төп санын арттырырга теләсәгез, ботак үрчетә башларга вакыт. Ботакларны суга утыртып куегыз. Тамыр җибәрә башлауга, туфракка утыртасы була. Көннәр җылыткач, бакчага чыгарып утыртырга кирәк.
Мартта кар нык эри, су ага торган урыннарны казып куегыз.
Агачларга прививка ясар чак җитә. Үсентеләрне дымлы тукымага төреп, суыткычта сакларга кирәк. Аннары шушы үсентеләрне авыру яки карт агачларга тоташтырып, прививка ясарсыз. Моның өчен бер яшьтән дә артмаган, яшь агач ботакларын алырга кирәк.
Агачларны корткычларга каршы эшкәртергә вакыт җитте. Корткычларның күбесе кышкы йокыдан уянмаган чакта эшкәртегез. Аларның кайберләрен агач кәүсәсеннән кисеп алып ташларга була, кирәк булса, агач ботагын кисеп ташлау хәерле. Агачның бер өлешен кисеп ташлап, аны бөтенләй һәлак булудан коткарырсыз.
Сыерчык ояларын әзерләп куегыз. Бакчагызга сыерчыклар килсә, алар корткычлардан арындырыр. Иске ояларны дезинфекцияләгез.
Теплицада җылытылган түтәлләрне, парникларны төзәткәләп куегыз. Ремонт эшләренә өлгерергә кирәк, март азагында беренче үсентеләрне утыртасы булыр.
Салкынга чыдам кашкарый, василек, арыслан авызы, календула кебек чәчәкләрне утыртасы була. Аларны кышка каршы да утырталар, язын исә җир чыгуга чәчәргә була. Түтәлне пленка белән каплап торыгыз.
Көннәр җылыта башлагач, декоратив үсемлекләр өстеннән капланган әйберләрне алыгыз, ләкин бөтенләй ачып куярга ашыкмагыз. Агачларның корыган, сынган, туңган ботакларын кисегез. Бакчагыздагы карны зур савытларга тутырып куегыз. Кар суын яшелчәләргә сибәргә була. Теплица өстеннән карны төшереп торыгыз, баз өстен кардан чистартыгыз. Көздән сарымсак, кишер утыртылган түтәлләрдән карны алмагыз, ул эреп, җиргә сеңәргә тиеш.
Наилә Сәлахова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев