Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Гөрләп узды Питрау

Питрау җиткәч, җәй үтә дигән ышану да йөри

Керәшен татарлары өчен Питрау иң олы бәйрәмнәрдән санала. 20 июль көнне Яңа Усы авылында быел да зурлап, йоласына җиткереп Питрауны билгеләп үттеләр.

Мәйданга җыелган халыкның, республиканың төрле район-шәһәрләреннән кайткан кунакларның саны-исәбе юк иде.

– Питрауның тарихы еракларга барып тоташа. Өлкәннәр бәйрәмне билгеләп үтүгә аеруча нык шатлана. Халык арасында Питрау белән бәйле төрле сүзләр йөри. Имеш, бу көнне кошлар сайраудан туктый, бу көнне җыеп киптерелгән кыр чәчәкләренең, үләннәрнең төнәтмәсен эчсәң, барлык сырхаулардан тереләсең, Питрау җиткәч, җәй үтә дигән ышану да йөри. Тик Питрау үтеп кенә җәй дә узмый, эшләр дә бетми, – диде Яңа Усы авыл җирлеге башлыгы Галина Романова.

Быелгы Питрау программасы аеруча үзенчәлекле итеп әзерләнгән иде. Бәйрәмне балалы коляскалар парады башлап җибәрде. Миләүшә һәм Райвел Вахитовлар гаиләсендә икенче бала булып туган Элина, Гөлназ һәм Артем Комиссаровлар гаиләсен тулыландырган Анелия, Алиса һәм Марат Шакировлар гаиләсендә икенче сабый булып дөньяга аваз салган Әминә, Валентина һәм Искәндәр Бәдретдиновлар гаиләсендә өченче бала булып туган Тимур,  Диләрә һәм Александр Хлюпиннарга беренче мәртәбә әти-әни булу бәхетен бүләк иткән Егор, Марина һәм Данил Митюшкиннарның тәүге сабыйлары Святослав, Гөлсирин һәм Антон Романовларның кечкенә кызлары Майя, Лариса һәм Илназ Гыйльфановлар гаиләсендә икенче бала булып туган ике айлык Эмиль беренче тапкыр Питрауны тамаша кылды. Мәйданнан бала арбасы этеп, бер-берләренә сөю тулы күзләр белән караган яшь гаиләләр чын мәгънәсендә бәйрәмнең күрке булды.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 26 июль санында укыгыз.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев