Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Бәйрәм белән!

Май – табигатьтә яшәрү, тормыш-яшәештә яңару чоры. Яз һәм Хезмәт бәйрәме яхшылыкка өмет һәм ышаныч символы булып тора. Хезмәткә көч-рух уята, яшәү дәртен арттыра, тагын да яхшырак яшәргә омтылыш тудыра.

Бу чорда тормышның барлык өлкәләрендә дә кешенең үз-үзе һәм гаиләсе өчен җаваплылыгын арттыруга юнәлдерелгән үзгәрешләр күзәтелә. 

Җылы яз көннәре райондашларыбыз күңелендә бары тик якты хатирәләр генә уятсын. Якыннарыгыз белән очрашулар шатлыкка күмелсен. Басу-кырларда үзләрен аямыйча хезмәт куючы игенче-механизаторларыбызга имин хезмәт, уңышлар юлдаш булсын. Авылларыбыз төзекләнсен, матурлансын. Мәктәпләрдә укулар һәр бала өчен уңышлы төгәлләнсен. 

Май бәйрәмен тыныч күңел белән үткәрик, игелекле гамәлләребез белән башкаларны сөендерик. Бу чорга ниятләгән бөтен уй-хыялларыгыз тормышка ашсын, бәхетле, сәламәт булыгыз! Барлык гаиләләргә иминлек, ил-көннәребезгә тынычлык, исәнлек-саулык телибез. Якыннарыгыз белән ярдәмләшеп, һәр көннең матурлыгын күреп яшәргә язсын.

Гөлназ Җәлилова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев