Ак күбеккә баткан юргалар...
Ярышларда 34 чабышкы һәм юртак катнашты. Юртаклар арасында өч заездда Игенче авылыннан Фазаел Вәлиев тәрбияләгән юртаклар җиңү яулады.
– 30 елга якын атта йөрим. Әтием һәм бабалаларым да атлар тәрбияләгән. Атлар белән кечкенәдән кызыксынып үстем. Беренче мәртәбә атка утырганда 3 яшь булгандыр, – ди Фазаел Вәлиев. –Ярышларны чабышкылар көтеп ала. Беренче килгән юртак-чабышкыларның күзләрендә шатлык чагыла.
– 30лап ат тәрбиялим, аларның күпчелеге арендага алынган. Һәрберсенең кушаматы, үзенә генә хас сыйфатлары бар. Без яшь чакта ат иярләп карамаган малай юк иде. Атлар яраткан кешенең күңеле чиста була. Фазаел Вәлиев инициативасы белән ачылган ат спорты мәктәбеннән киләчәктә оста җайдаклар чыгар, дип ышанам, – ди Мәхмүт абый.
Чабышкылар арасында беренче урынны Сарманнан Фиалка кушаматлы ат яулады.
Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 16 июнь санында
Лилия Шәймиева
Рәмилә Сәләмова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев