Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Республика җитәкчеләре Мөслимдә

Өлгергән басу-кырларда урып-җыю кампаниясе башланып китте. Илкүләм әһәмияткә ия булган әлеге эшне оештыру барышы белән республика җитәкчелеге дә кызыксына.

 ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендәге төркем Мөслимебездә эш сәфәре белән булды.
Министр Марат Җәббаров, аның урынбасары Дмитрий Яшин, “Август-Агро” идарәче компаниясе генераль директоры Айдар Галәветдинов, район башлыгы Альберт Хуҗин җитәкче-белгечләр белән берлектә хуҗалыкларда урып-җыю барышы белән танышты. 
Эшче төркем Үрәзмәт товарлыклы сөтчелек комплексында, “Август-Мөслим” агрофирмасының тәҗрибә мәйданчыкларында булды.
Кунаклар Сәфәр авылы тирәсендә игелүче рапс басулары белән танышып, игенчелектә ресурсларны саклау системасы белән эшләү нәтиҗәләрен үз күзләре белән күрде. Ашлыкны киптереп саклауга куюның яңа ысуллары белән танышу өчен, кунаклар “Август-Мөслим”нең ашлык кабул итү предприятиесенә килделәр.

Гөлназ Җәлилова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев