Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Мөслим районында “Исламов” уракны башлады

Районда урып-җыю эшләре старт алды

“Исламов” фермер хуҗалыгы басуларына кайчан барсак та, техника күп була. Бу юлы да эшнең кызган чагына туры килдек. Хуҗалыкның Олы Чакмак авылы янынагы басуында ике дистәдән артык техника хәрәкәт итә. Комбайннар икмәк суктыра, шул арада икмәк төялгән олаулар бер-бер артлы ындыр табакларына юл тота, тракторлар һәм сервис хезмәте күрсәтү машиналары да басу кырыннан ерак китмиләр. Эшне дөрес һәм нәтиҗәле итеп оештыру менә шулай буладыр ул.

– Шөкер, быел да басулар мул уңыш вәгъдә итә. Көзге бодай уңышын җыюны оешкан төстә башлап җибәрдек. Икмәк суктыруда 12 комбайн эшли. Комбайнчылар барысы да тәҗрибәле, үз эшләрен төгәл башкара. 8 КамАЗ өзлексез ашлык ташый. Көннәр матур торганда, эшләп калыйк дип тырышабыз. Бүген 8.00 сәгатьтә икмәк суктыра башладык. Иртән бөртекнең дымлылыгы 15 процент булса, хәзер – 12-13 процент. Игенчеләр кич чык төшкәнче эшли. 700 гектарга якын мәйданда бөртеклеләр җыеп алынды, гектар биреме 45 центнер тәшкил итә, – ди инженер Илнар Сәетгалиев.

“Исламов” фермер хуҗалыгы көзге бодай 2 мең гектарга якын мәйданда чәчелгән. Көннәр коры торганда 7-10 көн эчендә көзге бодайны җыеп алырга исәпли исламовлылар.

Урып-җыю барган басу янәшәсендә язгы бодай чәчелгән. Ул 5 мең гектардан артык мәйданны били. Язгы бодай да матур булып тулышып килә.

Механизаторлар көндезге аш белән тәэмин ителә.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының  2026 ел 24 июль саныннан укыгыз.

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев