Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Майлы культуралар мәйданы арта

Республикада чәчү кампаниясе төгәлләнде. Бүгенге көндә хуҗалыкларда терлек азыгы әзерләү бара.

Чәчү кампаниясе йомгаклары, уңышны формалаштыру һәм агросәнәгать комплексына ярдәм итү программаларын финанслау мәсьәләләре буенча брифинг узды. Анда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм “Россельхозбанк” АҖнең Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова катнашты. 

Республикада чәчү кампаниясе төгәлләнде. Бүгенге көндә хуҗалыкларда терлек азыгы әзерләү бара.

– Берничә ел дәвамында бөртекле культуралар биләгән мәйданны киметәбез, шул ук вакытта рапс, көнбагыш культураларын күбрәк чәчәбез. Татарстанда, узган ел белән чагыштырганда, рапс, көнбагыш биләгән мәйданнар артты. Майлы культуралар мәйданы 87 мең гектарга, шул исәптән көнбагыш 55 мең, рапс 43 мең гектарга арттырылды. Быел чәчүлек мәйдан 2,5 миллион гектар тәшкил итте, шул исәптән 1,6 миллион гектарда сабан культуралары чәчелде. Бөртеклеләр – 1,2 миллион, майлы культуралар – 669 мең, шикәр чөгендере – 53,1 мең гектар, азык культуралары 616 мең гектар мәйданны били, – диде министр.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, җирлегебездә дә техник һәм майлы культуралар чәчелгән мәйданның артуы күзәтелә.

– Майлы культураларның мәйданы арту – авыл хуҗалыгы формированиеләренә финанс-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итәргә ярдәм итә. “Август-Мөслим”, “Туган як” һәм “Намус” агрофирмаларында техник культураларга күбрәк урын бирелә. Быел районда рапс 6280 гектар мәйданда чәчелде. Көнбагыш – 7897, җитен – 3982, “Намус”агрофирмасы кырларында 2645 гектар мәйданда шикәр чөгендере үстереләчәк. Быел техник киндер мәйданы да берникадәр артты, ул 998 гектарны тәшкил итә, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илгиз Зиннуров.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының  2026 ел 19 июнь саныннан укыгыз.

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев