Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Каз эшкәртү өчен чират

Ирек Хәмәдишинның сугым цехында тәүлегенә 300 кош-корт конвейер аша уза

“Хәмәдишин” крестьян-фермер хуҗалыгы 2005 елда оеша. Кошчылык фермасы моңа кадәр Метрәй авылында гына булса, тора-бара Ташъелга, Татар Смыловкасы, Иске Чакмак һәм Яңа Карамалы авылларында бу юнәлештә эш башлана. Татар Смыловкасы, Ташъелга авылларындагы 400 гектардагы җир биләмәләрендә хуҗалык икмәк тә үстерә. Калган икмәкне (1,5 тонна тирәсе) сатып алып ашаталар.

“Агролидер” кооперативы белән Ирек Хәмәдишин һәм Раиф Мортазин бергәләп идарә итә. Кооперативның сугым цехында ел саен шушы вакытта эш гөрли. Цехта эшкәртү, фасовкалау һәм суыту кебек процесслар да башкарыла. Биредә тәүлегенә 300 кош-корт конвейер аша уза. Сезон вакытында 30 мең каз эшкәртелә.

– “4/1”, “3/1” программасы ярдәмендә бер тәүлеклек яисә өч атналык каз бәбкәләрен бездән алып үстерүчеләр кооператив әгъзалары булып исәпләнә. Сугым цехына алар да үстергән казларын алып киләләр,– ди фермер.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 15 ноябрь саныннан укыгыз.

Лилия Шәймиева фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев