Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Беренче булып уракка төштеләр

«Исламов» хуҗалыгы быел 1637 гектар мәйданда көзге бодай һәм 5242 гектарда язгы бодай суктырачак

Яңа уңыш белән тулган кыр кораблары, комбайн бункерлеры бер-бер артлы басу өстеннән үтә. “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгы районда беренчеләрдән булып бөртекле культураларны урып-җыюга кереште.

– Көзге бодай суктыруны бүген-иртәгә тәмамларга исәплибез. Һава торышы уңай торганда, эшләрне кыска тезгендә тотарга исәп. Гектар биреме дә сөенечле – 35 центнер! Урып-җыю белән бергә алдагы ел уңышы өчен дә әзерлек эшләрен башлап җибәрдек. Көзге бодай чәчүгә җир эшкәртү эшләре, күлтиләү бара. Җитәрлек күләмдә ашлама, яңа төр сорттагы орлыклар да әзерләп куйдык. Ике мең гектардан артык мәйданга көзге бодай чәчәргә исәплибез. Алга таба 5 мең гектардан артык мәйданнан язгы бодай урып аласы бар, анысы да бер атнадан өлгереп җитәчәк,– ди хуҗалык җитәкчесе Иллгиз Исламов.

Бүген хуҗалык басуларында 14 комбайн эшли, 6 "КамАЗ" бодай ташый. Икмәкне киптерергә туры килә. Ник дигәндә, быел һава торышы яңгырлары белән сөендерде. Ындыр табагында икмәкне киптерү эшендә ике сменада 50 кеше катнаша.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 26 июль санында укыгыз.

Мөслим-информ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев