Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда кабат бураннар һәм көчле җил көтелә

Бүген, 11 декабрьдә, Татарстанда тотрыксыз, дымлы һәм болытлы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә

Көндез төбәк территориясендә кар (урыны белән юеш кар) рәвешендә явым-төшем дәвам итәчәк. Кайбер урыннарда, Казанны да кертеп, буран чыгачак, күз күреме 1000 метрга кадәр кимиячәк.

Җил көньяк һәм көньяк-көнбатыштан исәчәк, аның тизлеге секундына 7-12 метр, иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә урыны белән 17 метрга кадәр көчәячәк (ТР башкаласында — 15 метрга кадәр). Юлларда бозлавык хасил була.

Татарстанда көндез һава температурасы 0 дән -5 градуска кадәр (Казанда — 0 дән -2 градуска кадәр) тәшкил итәчәк.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев