Татарстанда болытлы һәм яңгырлы һава торышы саклана, температура фоны түбәнәя
Һава торышы

Татарстанда болытлы һәм яңгырлы һава торышы саклана, температура фоны түбәнәя

Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада көн болытлы булачак. Бөтен төбәктә, шул исәптән Казанда да, бераз яңгыр, урыны белән көчле яңгыр көтелә. Иртән кайбер урыннарда төнлә төшкән томан саклана. Көндез аерым районнарда яшенле яңгыр яварга мөмкин.

Төньяктан һәм төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил исә, көндез кайвакыт аның тизлеге 15-18 метрга кадәр көчәя. ТР башкаласында җилнең тизлеге секундына 15 метрдан артмаячак.

Татарстанда төнлә температура +8 градус тәшкил итте, көндез исә һава +12..+17 градуска, көнчыгышта +22 градуска кадәр (Казанда +13..+15 градуска кадәр) җылыначак.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/v-tatarstane-prodolzatsya-dozdi-i-poxolodaet-do-12-gradusov-5928855

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев