Һава торышы

Бүген Татарстанда җәйге эссе һәм коры һава торышы көтелә

Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Бүген, 2 сентябрьдә, Татарстанда җәйге эссе һәм коры һава торышы көтелә. 

Республикада алмашынучан болытлы һава фаразлана. Сизелерлек явым-төшем булу ихтималы аз. Бик салкын булмаган (нульдән 8 градустан да ким булмаган) төннән соң көндез төбәк буенча һава +23...+28 градуска кадәр җылыначак (Казанда – +26...+28 градуска кадәр).

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков


Нет комментариев