Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Актуаль

Татарстан халкына мошенникларның суд приставлары исеменнән шалтыратырга мөмкин булуы хакында кисәтү ясалды

Татарстан Республикасы буенча Суд приставлары федераль хезмәте идарәсе (ФССП) кисәтүенчә, мошенниклар үзләрен суд приставлары итеп күрсәтеп, ялган бурычлар турында хәбәр итәргә мөмкиннәр.

Татарстан Республикасы буенча Суд приставлары федераль хезмәте идарәсе (ФССП) кисәтүенчә, мошенниклар үзләрен суд приставлары итеп күрсәтеп, ялган бурычлар турында хәбәр итәргә мөмкиннәр.

«Гражданнарга бурычлары булуы турында хәбәр ителә һәм беркетелгән сылтама аша кереп, аны тиз арада түләргә тәкъдим ителә. Гадәттә, бу сылтамалар дәүләт органнарының рәсми сайтларына охшаш ялган интернет-ресурсларга алып бара. Аларның максаты – гражданнарның шәхси мәгълүматларын, банк карталары реквизитларын алу яки акчаларын законсыз үзләштерү», – дип белдерделәр ведомствода.

Билгеләп үтелгәнчә, чын приставлар беркайчан да бурычлар турында мәгълүматны социаль челтәрләр, мессенджерлар һәм электрон почта аша җибәрмиләр. Мондый хәбәрләр бары тик «Дәүләт хезмәтләре» (Госуслуги) порталындагы шәхси кабинетка гына килә.

Шикле хәбәр алганда, бернинди гамәл дә кылмаска кирәк. Мәгълүматны Россия ФССПның рәсми сайтында, «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинетта яки иң якын суд приставлары бүлегендә тикшерү иң дөресе булыр.

Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/zitelei-rt-predupredili-cto-mosenniki-mogut-vydavat-sebya-za-sudebnyx-pristavov-6035236

Фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев