Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Сез газета укыйсызмы?

26 ноябрь – Бөтендөнья мәгълүмат көне. 1922 елда бу көнне беренче Халыкара мәгълүматлаштыру форумы узган. Мәгълүмат көне бүген дөньяның шактый күп илләрендә билгеләп үтелә. Райондашларыбыз мәгълүматны каян ала? Респондентларыбызга шундый сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Мөнирә Гайфиева:

– Бөтен мәгълүматны район газетасыннан алам. Яңалыклар да шунда – районныкы да, республиканыкы да, илнеке дә. Гомер буе типографиядә линотипта эшләп лаеклы ялга чыктым, шуңа күрә “Авыл утлары” газетасы күңелгә аеруча якын. Бер хәрефен дә калдырмый укып барам. Газетаны редакциядән барып алам. Альтернатив ысул белән язылгач, иң беренче булып гәҗитне мин укыймдыр төсле. Баскычтан төшә-төшә укый башлыйм, өйгә кайтканчы укып кайтам.
Фирдәвес Хәкимов:

– Мин һәрвакыт юлда. Таксист булып эшләгәч, күп аралашырга туры килә. Минем өчен бөтен мәгълүмат чыганагы ул – радио. Җырлар, мәзәкләр дә яңгырый радиода. Радио – иң рәхәт мәгълүмат чыганагы, дип уйлыйм. Радио дулкыннары аша киңәшләр дә бирәләр. Йолдызнамә тыңларга яратам. Юлдашлар, клиентлар белән үзең ишеткән мәгълүматлар белән бүлешүе күңелле. Яңалыкны колак белән ишетү уңайлырак, дип уйлыйм.
Рәмзия Хәертдинова:

– Кайда нәрсә булганын, нинди мөһим чаралар планлаштырылганын хәзер газета битләреннән генә түгел, социаль челтәрләр аша да укып, күреп торабыз. Хәбәрләр генә яхшы булсын! Болгавыр заманда яшәсәк тә, күңел яхшыга өметләнә. Мин барлык төр мәгълүмат чараларын да тигез күрәм. Газетадагы хәбәрләрне кабаткабат алып укырга, телевизор аша вакыйганы үз күзләрең белән күрергә мөмкин. Аллага шөкер, Мөслимебездә хәбәрләр тиз тарала: берсен укып яисә карап белсәк, икенчеләре турында кибеткә барганда авылдашлардан ишетәбез.
Камилә Минһаҗева:

– Мәктәп укучылары өчен иң кулай мәгълүмат чыганагы – социаль челтәрләр. Иртән күзне ачу белән кул телефонга үрелә. Яңалыкларны кәрәзле телефондагы “ватсап” төркемнәре дә бик тиз тарата. Ләкин социаль челтәрләрдәге мәгълүмат күп очракта дөреслеккә туры килеп бетми. Ялган хәбәрләргә дә юлыккан булды. Шуңа социаль челтәрләрдә ышанычлы төркемнәргә генә керергә кирәк. Мин үзем күргән, үзем ишеткән әйберләргә генә ышанам

Сораштыруны Лилия Шәймиева үткәрде

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев