Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Сакла, шартламасын!

Пиротехника һәм гирляндалар кулланганда кагыйдәләрне үтәргә кирәк.

Узган атнада районның 123 санлы янгын сүндерү часте хезмәткәрләре Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге белән берлектә пиротехник продукция сатылучы нокталарга рейдка чыкты. Тикшерү вакытында сату кагыйдәләрен бозу, пиротехниканы тиешле сыйфат сертификатыннан башка сату очраклары ачыкланган.

– Социаль төркемнәрдә пиротехника, хлопушка һәм башка шуның ише әйберләрнең легаль булмаган сатылуына тап булдык: сатучылар товарны интернет-кибетләр аша кайтарта. Бу очракта фаҗига туса, кем җавап бирәчәк?! Пиротехника эшләнмәләренең тиешле сертификатлардан башка сатылу очраклары да бар, кайберләренең яраклылык вакыты чыккан, саклау кагыйдәләре үтәлми. Пиротехника эшләнмәләре дымлы урында саклана икән, алар үзлекләрен югалта, – ди 123 санлы янгын сүндерү часте җитәкчесе урынбасары Николай Шипков.

Гирляндалар кулланганда да иминлек таләпләрен үтәү, кагыйдәләрне белеп тору кирәк.

Лилия Шәймиева

Фото – “Мөслим-информ” архивыннан.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2023 ел 22 декабрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев