Мөслимдә Хезмәт һәм батырлык фестивале узды
Хезмәт кешесен хөрмәтләү, аның хезмәтен данлау — борынгыдан килгән матур гадәт
Шушы рухта Мөслимдә Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланган зур бәйрәм — Хезмәт һәм батырлык фестивале гөрләп узды. Чара тырыш хезмәтләре белән районыбызның һәм республикабызның тотрыклы үсешенә лаеклы өлеш керткән мөслимлеләргә багышланды, ул үзенә бик күп райондашларны һәм мәртәбәле кунакларны җыйды.
Дәүләт дәрәҗәсендәге игътибар һәм тантаналы катнашучылар
Фестивальнең абруен дәүләт структуралары вәкилләренең катнашуы да раслый. Тантанада ТР Экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин, ТР Дәүләт Советы депутаты Алмаз Фәритов, РФ Суд департаментының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов, шулай ук күрше Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашты. Аларның килүе җирлектәге уңышларга югары бәя булды.
Чараның төп өлешендә чыгыш ясап, район башлыгы Альберт Хуҗин залга җыелган фидакарь хезмәткәрләргә рәхмәтен белдерде:
— Без бүген бирегә төрле тармакларда хезмәт куючы фидакарь хезмәткәрләргә хөрмәтебезне белдерергә җыелдык. Фидакарь хезмәт батырлары белән бергә сугыш кырларында һәм тылда батырлык күрсәткән әби-бабаларыбызны, хөрмәтле ветераннарны һәм бүгенге көн батырларын да искә алабыз. Фидакарь хезмәткәрләр — менә шул әби-бабаларыбызның данлы юлын лаеклы дәвам итүчеләр. Бүген районыбызда, республикабызда искиткеч зур үзгәрешләр бара, күләмле эшләр башкарыла. Аларның барысы да халыкның тормыш шартларын тагын да яхшырту, яшәешебезне уңайлырак итү өчен эшләнә, — диде ул. Район җитәкчесе ассызыклаганча, барлык гамәлгә ашырылучы программалар республикабыз һәм ил җитәкчелегенең җирлегебезгә күрсәткән ярдәмен һәм игътибарын раслый. — Вәзгыять катлаулы булуга карамастан, республикабыз җитәкчелеге, хөкүмәт тарафыннан кабул ителгән программаларның барысы да нәтиҗәле эшләвен дәвам итә. Районыбыз әлеге программаларның һәркайсында диярлек катнаша. Кайсы гына тармакны алсак та: сәламәтлек булсынмы ул, мәгариф, мәдәният, авыл хуҗалыгы, төзелеш, спорт һәм яшьләр юнәлешеме — һәркайсында хөкүмәт программалары ярдәменә таянабыз. Районыбызда тудырылган матур мөмкинлекләр өчен Республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнехановка, хөкүмәтебезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасы
Быелгы фестивальнең төп яңалыгы — Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов указы белән гамәлгә куелган Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасы. Аның максаты — җәмгыятьтә хезмәт кешесенә карата тирән хөрмәт тәрбияләү, гражданнарның һөнәри казанышларын һәм намуслы хезмәтен, республиканың социаль-икътисадый үсешенә керткән өлешен киң тану. Әлеге заманча платформада инде республиканың төрле тармакларында хезмәт куючы 15290 лаеклы хезмәткәр турында мәгълүмат урнаштырылган. Татарстандагы 4800дән артык оешма үз алдынгыларын тәкъдим иткән. Алар арасында Мөслим районыннан да 70 алдынгы хезмәткәр исеме лаеклы рәвештә урын алды.
Фестивальнең иң истә калачак, йөрәкләрне җилкендергеч мизгеле — исемнәре ТР Электрон мактау тактасына кертелгән райондашларыбызга тантаналы рәвештә сертификатлар тапшыру булды. Бу — намуслы хезмәте белән хөрмәткә лаек булган якташларыбызга ихтирам һәм рәхмәт күрсәтү иде. Сәхнәгә төрле тармакларда тырыш хезмәт куйган алдынгылар күтәрелде. Исеме Мактау тактасына кертелгән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе умартачысы Мәрьям Саламаева кичергән хисләре белән ихлас уртаклашты:
— Республиканың Электрон мактау тактасына кертелүем белән ихластан горурланам! Бу чара безнең барыбызга да шатлык белән бергә бик зур җаваплылык та өсти. Район башлыгы Альберт Хуҗинга зур рәхмәт! Сез һәрвакыт халык арасында һәм хезмәт кешесен олылый, хөрмәтли беләсез. Эшләгән коллективларыбызга да безнең фидакарь хезмәтебезне күреп, югары бәяләгәннәре өчен тирән рәхмәтебезне җиткерәбез. Бүген бу сәхнәдә төрле тармакларда хезмәт куючы ике дистәгә якын райондашыбыз хөрмәтләнде. Хезмәтнең олысы-кечесе юк. Һәр кеше, үз һөнәрен ихластан яратып башкарып, яшәгән җирлегенә тугры хезмәт итә, үзеннән лаеклы өлеш кертә ала. Киләчәктә дә районыбыз матур эшләре белән алга барсын, җирлегебездә һәрчак тынычлык һәм иминлек хөкем сөрсен! — диде ул.
Фото: Фәридә Гайнетдинова
Нет комментариев