Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Кош гриппына юл куймас өчен

Мөслим районында кошчылык белән шөгыльләнүче 20 фермер исәпләнә

Район башлыгы Альберт Хуҗин, ТР Ветеринария күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Идрис Гатин һәм җирлегебезнең кошчы фермерлары катнашында җыелыш үтте. Анда сүз кош гриппын кисәтү, авырудан саклану турында барды. Фермер хуҗалыкларында һәм шәхси секторда үтәлергә тиешле кагыйдәләргә аерым басым ясалды.

– Татарстанда 20 миллионнан артык кош-корт исәпләнә. Республика территориясенә кош гриппы үтеп кермәсен өчен кошчылык предприятиеләре җитәкчеләре тиешле чаралар күрергә, кош гриппы таралуга шик туганда, ветеринария хезмәтенә мәгълүмат бирергә тиеш, – диде Идрис Гатин.

Чара күрү дигәндә, беренче чиратта чит республикалардан һәм өлкәләрдән терлек азыгы, кош-корт һәм кошчылык продукциясе кертүне контрольдә тоту мөһимлеге билгеләп үтелде. Кошчылык хуҗалыкларының биологик саклану шартларын үтәве дә даими тикшерелеп торырга тиеш.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 16 август санында укыгыз.

Альбина Сабирова фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев