Каберләрне кем карый?
Ел елга охшамый. Быелгы яз әлеге фикерне тагын бер кат дәлилләде. Күпме еллар су басуны, Ык ташуын күрмәгән мөслимлеләр быел табигатьнең көчен үз мисалларында татыды.
Мөслим авылы зиратының да алгы өлеше басудан күпләп су төшү нәтиҗәсендә су астында калды. Берничә көн дәвамында җыелып торган су каберләрнең күпчелегенә зыян китерде. Өсте убылган, җиргә сеңгән кабер фотолары тиз арада социаль челтәрләрдә таралып, халыкны борчуга салды.
– 50дән артык кабергә зыян килде. Күбесенең туфрагы җиргә иңгән, кабер ташлары ауган һәм кыегайган каберләр дә байтак. Узган атнада каберләрне төзекләндерү өчен зиратка ике машина туфрак кайтарылды. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә авылдашлар зиратта якыннарының каберләрен тәртипкә китерде. Кирәк булган очракта тагын туфрак китерә алабыз, халыкның әйтүе генә кирәк. Каралмаган каберләр дә бар әле. Мөслимлеләр якыннарының каберләрен онытмасын, карап, тәртипкә китереп торсын иде, – ди Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Бәйрханов.
Фәридә Гайнетдинова
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Тулырак “Авыл утлары” газетасының 19 апрель 2024 ел санында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев