Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Җирле үзидарә көне уңаеннан (+фоторепортаж)

Җирле үзидарә көне уңаеннан бер төркем муниципаль хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Администрациянең актлар залында  җирле үзидарә көне уңаеннан муниципаль хезмәткәрләр тәбрикләнде. Район башлыгы хезмәтләрен халкыбыз тормышына багышлаганнарга  рәхмәт белдерде.

1. Намуслы тырыш хезмәте һәм Мөслим муниципаль районында җирле үзидарәне үстерүгә керткән зур өлеше өчен Мөслим муниципаль районы Исәнсеф авыл җирлеге башлыгы Салихов Иршат Әхмәткамал улы, Тойгельде авыл җирлеге башлыгы Минһаҗев Дамир Мәуүҗетдин улы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

2. Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнарының эффектын үстерү, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне  чишү һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Түбән Табын авыл җирлеге башкарма комитет башлыгы урынбасары Гыйльманова Синара Мөдәрис кызы, оештыру булеге башлыгы Кашапов Ильназ Шәйхенур улы, Иске Карамалы авыл жирлеге башкарма комитет башлыгы Хәлиуллина Лилия Мирзанур кызы, Яна Усы авыл жирлеге башкарма комитет башлыгы урынбасары Шәмсетдинова Гөлназ Марсель кызы муниципаль берәмлекләре Советы Ассоциациясенең мактау грамотасы белән буләкләнделәр.

3. Җирле үзидарә органнарында куйган нәтиҗәле хезмәте өчен һәм җирле үзидарә көне уңаеннан Тубэн Табын Авыл жирлеге Башлыгы Кыяметдинов Рөстәм Шәйхулла улы, Яна Усы авыл җирлеге башлыгы Романова Галина Степановна, мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Фәттахов Расил Кирам улы Мөслим муниципаль район Башлыгынын мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

4. Җирле үзидарә органнарында күп еллар куйган нәтиҗәле хезмәте өчен һәм җирле үзидарә көне уңаеннан Мослим авыл жирлеге Советынын әйдәп баручы белгече Андреева Ләйсән Марат кызы, территориаль үсеш бүлеге баш белгече Кәримова Ләйсән Марсель кызы, опека бүлеге баш белгече Латипова Чулпан Равил кызы, башкарма комитетның әйдәп баручы белгече Салихова Ләйсән Зөлфәт кызы, Әмәкәй авыл җирлеге башкарма комитет башлыгы урынбасары Фаррахова Ләйсән Хәертдин кызы, Вәрәшбаш авыл җирлеге башлыгы Галиева Зөлфия Зөлфәт кызы Мөслим муниципаль район Башлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Лилия Шәймиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев