«Урман иле»ндә музыкаль фейерверк!
Лагерьның ике отряды музыкаль батлда көч сынашты
Менә ничек күңелле һәм шау-шулы узды Мөслим балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм театр, вокал-хор бүлеге укучылары катнашында 1 көн «Урман иле» лагереның дүртенче сменасында! Кунакка килүчеләр ял итүче балаларга чын музыкаль бәйрәм бүләк итте. Бу гади концерт түгел, ә чын музыкаль ярыш иде!
Лагерьның ике отряды музыкаль батлда көч сынашты – кем кычкырыбрак, кем күңеллерәк, кем моңлырак таныш җырларны башкара? Тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә балалар җырладылар, бер-берсенә ярдәм иттеләр – хәтта урман да алкышлардан уянды! Ярыш дустанә бәйрәмгә әверелде – әлбәттә, дуслык җиңде!
Программаның иң күркәм мизгеле – «МИрас» вокаль-инструменталь ансамбле (җитәкчесе – Г.М. Юсупова). Аларның утлы ритмнары һәм йөрәккә үткән балладалары барысын да – кече яшьтәгеләрдән алып вожатыйларга кадәр – әсир итте!
Укытучылар: А.Р. Шайгарданова, М.М. Ахметзянова, Г.И. Галиева, Г.М. Юсупова һәм Л.Р. Замалова иҗат белән бергә витаминлы бүләкләр дә алып килделәр – алма, груша һәм яшелчәләр.
Бу көн күңелләрдә озак сакланыр: елмаюлар диңгезе, ачык тавышлар, чын күңелдән хисләр һәм безнең укытучыларның ял итүче балаларга карата кайгыртуы. Рәхмәт «Урман иле»нә кунакчыл кабул итү өчен, ә артистларыбызга – онытылмас музыка һәм изгелек фестивале өчен!
Фотолар – Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев