Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җәйге яллар

«Яшьлек» лагеренда экология көне

Түбән Табын интернат-мәктәбендә эшләүче «Яшьлек» лагеренда экологик тәрбиягә аерым игътибар бирелә.

- Көн гадәттәгечә иртәнге зарядка һәм куркынычсызлык дәресеннән башланды. Тугаш авылы  китапханәчесе Флера Мәхүбрахманова "Син табигатькә кунакка килдең" дигән танып- белү әңгәмәсе үткәрде. Балалар табигать, агачлар һәм Кызыл китапка кертелгән хайваннар дөньясы турында мәгълүмат алдылар. Ял итүчеләр экологик әкиятләрне искә төшерделәр һәм  кызыклы хикәяләр сөйләделәр.
Төшке аштан соң тәрбиячеләр асфальтта экология темасына  рәсемнәр конкурсы үткәрделәр, Балалар табигатьнең пычрану проблемасына үз карашларын белдерделәр.
Зурлар отрядындагылар вожатыйлар белән бергә "Без үткән урында - чисталык" рейды үткәрделәр. Чишмә территориясен чүп-чардан чистарттылар.
Башлангыч сыйныф укучылары "Җир безнең кулларда" дигән стена газетасы чыгардылар, - дип хәбәр итәләр Түбән Табын интернат-мәктәбеннән.

Фотолар - Түбән Табын интернат-мәктәбе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев