Тәрбия — киләчәк нигезе: Мәгариф идарәсендә яңа алымнар турында сөйләштеләр
Заман һәм мәгариф

Тәрбия — киләчәк нигезе: Мәгариф идарәсендә яңа алымнар турында сөйләштеләр

Район мәгариф идарәсендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары катнашында семинар-киңәшмә узды

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары җыелды
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары җыелды

Очрашу белем бирү учреждениеләрендә тәрбия эшен камилләштерү, бердәм алымнар формалаштыру һәм актуаль мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү өчен мөһим мәйданчык булды.

Семинарда катнашучыларга Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары М.Р. Бәдретдинова мөрәҗәгать итте. Ул үз чыгышында яшь буынны гармонияле шәхес итеп тәрбияләүдә тәрбия эшенең мөһимлеген ассызыклады.

Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары М.Р. Бәдертдинова
Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары М.Р. Бәдретдинова

Муниципаль дәрәҗәдә тәрбия системасының төп юнәлешләре һәм өстенлекләре турында мәгариф идарәсе җитәкчесе Л.Я. Хәбибуллина сөйләде. Ул белем бирү оешмаларында бердәм тәрбия мохите булдыру, милли һәм гомумкешелек кыйммәтләрен заманча педагогик алымнар белән берләштерү кирәклегенә игътибар юнәлтте.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Л.Я. Хәбибуллина
Мәгариф идарәсе җитәкчесе Л.Я. Хәбибуллина

Куркынычсызлык — һәркемнең уртак бурычы

Очрашуда балаларның куркынычсызлыгы һәм хокукый белем бирү мәсьәләләренә дә аерым урын бирелде. Балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы Л.З. Салихова яшүсмерләр арасында караучысызлык һәм хокук бозуларны кисәтү чаралары турында сөйләде. Ул бу юнәлештә гаилә, мәктәп һәм хокук саклау органнарының бердәм эшчәнлеге аеруча мөһим булуын билгеләп үтте.

Мәктәп тормышын үзгәртүче яңа мөмкинлекләр

Муниципаль координатор Р.Р. Сибгатуллина тәрбия һәм балалар белән эшләү буенча директор киңәшчесе институтына багышланган презентация тәкъдим итте. Ул киңәшчеләрнең эш нәтиҗәләре, уңышлы практикалар һәм укучылар тормышын кызыклырак, эчтәлеклерәк итәргә ярдәм итүче проектлар белән таныштырды.

Семинар конструктив фикер алышу форматында узды. Катнашучылар методик тәкъдимнәр алды, спикерларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде, тәрбия эшендәге актуаль проблемаларны уртага салып, аларны хәл итү юлларын бергәләп эзләде.

Мондый очрашулар тәҗрибә уртаклашу белән генә чикләнми. Алар мәгариф өлкәсендә эшләүче белгечләрнең тырышлыгын бер максатка юнәлтергә, тәрбия эшенең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирә.

Чөнки көчле мәктәп — иң беренче чиратта, ныклы тәрбия мәктәбедер.

Фотолар – район мәгариф идарәсеннән.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев