Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Заман һәм мәгариф

Мөслим егет-кызлары республика күләмендә көч сынашты: Кәрим Шәймәрданов иң яхшылар рәтендә

13 июнь көнне Байлар Сабасы аграр көллиятендә «Татарстанның Җәйге Кубогы» республика спорт ярышлары узды.

Интеллектуаль уен сөючеләрне җыйган бәйгедә Казан, Түбән Кама, Саба, Арча, Чувашия һәм Мөслим районыннан барлыгы 83 спортчы катнашты.

Мөслим районы данын ярышларда 7 кешедән торган команда яклады. Аларның барысы да – «Офык» мәктәптән тыш эшләр үзәгендә шөгыльләнүче балалар.

Ярышлар озын нард буенча ике яшь категориясендә үткәрелде.

Кече яшь төркемендә 47 катнашучы арасында Сөмбел Закирова – 11 нче урынны, ә Динә Мортазина 19 нчы урынны яулады.

Олы яшь төркемендә исә иң яхшы нәтиҗәне Кәрим Шәймәрданов күрсәтте. Ул дүрт җиңү һәм бер генә оттыру белән чыгыш ясап, 7 нче урынга лаек булды. Шунысы игътибарга лаек: 2 нче урыннан алып 7 нче урынга кадәрге спортчылар бер үк нәтиҗә күрсәткән. Бухгольц коэффициенты буенча исәпләгәндә, Кәрим җиденче баскычта урнашкан. Бу — республика дәрәҗәсендәге көчле нәтиҗә.

Шулай ук Рүзәл Шәрифуллин – 21 нче, Булат Нәбиев – 22 нче, Даниил Митрофанов – 23 нче һәм Максим Шауберт 32 нче урыннарны алды.

«Балалар бик көчле уен күрсәттеләр. Нард уены спортчылардан тактик фикерләүне, сабырлыкны һәм ихтыяр көчен таләп итә. Безнең укучылар үзләренең осталыкларын лаеклы рәвештә күрсәтте», – дип билгеләп үтәләр «Офык» мәктәптән тыш эшләр үзәгендә.

Спортчыларны ярышларга Андрей Митрофанов әзерләгән. Үзәк вәкилләре әйтүенчә, Мөслим районы хакимияте ярдәме белән балалар сыйфатлы нард җыелмалары белән тәэмин ителгән, республика күләмендә чыгыш ясау өчен кирәкле шартлар тудырылган.

Фотолар – «Офык» мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев