Ата-аналар советы утырышы узды
Заман һәм мәгариф

Ата-аналар советы утырышы узды

Мөслим урта мәктәбендә ата-аналар советының чираттагы утырышын уздырдылар.

Г.Тукай ис. Мөслим урта мәктәбенең ата-аналар советының икенче утырышы узды. Әти-әниләр, мәктәп администрациясе, укучылар узидәрәсе президенты катнашындагы җыелыш чәй өстәле артында барды. Утырыштагылар мәктәптәге укытуның торышы, балаларның үз-үзләрен тотышы, укуга мөнәсәбәтләре турында фикер алыштылар. Укытуда, тәрбиядә кайсы тарафка күбрәк игътибар бирергә кирәклеген киңәшләштеләр. Киләсе ел эшчәнлегенә уртак максатлар куйдылар.

Фотолар - Мөслим урта мәктәбеннән

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев