Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Яшьләр тормышы

Яшьлек урамында бәйрәм

Район җитәкчелеге бәйрәм уңаеннан яшьләргә бүләк ясады: Мөслим гимназиясе базасында ГТО мәйданчыгы ачылды.

Тантаналы чарада район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов катнашты. “ГТО мәйданчыгы өлкәннәргә дә, яшьләргә дә физик культура белән шөгыльләнергә этәргеч бирер, дип ышанабыз”, – диде ул. Азат Әхмәтҗанов яшьләрне бәйрәм белән котлады һәм бертөркем егет-кызларга ГТО билгеләрен тапшырды. 

ГТО мәйданчыгының фундаментын ясаган “Мост” җәмгыятенең баш инженеры Рөстәм Шәяхмәтов район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Шунысын да әйтергә кирәк: Рөстәм Шәяхмәтов та спорт ярата. Кечкенәдән спорт белән шөгыльләнә ул. Хәзер дә тик ятмый: кышын тормыш иптәше белән чаңгыда йөри. Уллары көрәшкә йөргән, оныклары бадминтон, көрәш белән шөгыльләнә.

Гимназия коллективы өчен Яшьләр көне икеләтә бәйрәм булды. Мәктәптә эшләүче “Экокалейдоскоп” берләшмәсе һәм “Экодоблесть” отряды “Экояз” конкурсында икенче урынны алган. Яшьләр көне уңаеннан узган чарада ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе башлыгы Марат Узаков мәктәпкә Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк – шатер-тент алу өчен сертификат тапшырды. 

– Соңгы 5-6 ел эчендә гимназиябездә ел саен глобаль үзгәрешләр булып тора. Милли проект нигезендә кече спорт залы ремонтланды, ашханәгә ремонт керде, узган ел тагын бер спорт залы, актлар залы төзекләндерелде. ГТО мәйданчыгы төзелү дә безнең өчен бүләк булды. Әлеге мәйданчыкта кемдер турникта тартыла, кайсы озынлыкка сикерә. Бу мәйданчык, һичшиксез, балаларның физик үсеше өчен файдалы булачак, – дип, Мөслим гимназиясе директоры Азат Мирзаянов ГТО мәйданчыгын ясарга гимназия территориясен сайлаган өчен рәхмәтен җиткерде.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының  2026 ел 3 июль саныннан укыгыз.

Римма Афзалова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев