Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр меридианы

Балалар тәмәке тарта?!

Күпләр “электрон тәмәкенең зыяны юк” дигән фикердә. Әлеге фикер дөреслеккә туры киләме? Яшүсмерләр арасында элек­трон тәмәке тартучылар күп. Кайберләре хәтта ачыктан-ачык, кеше алдында тәмәке тарта. Әти- әниләр дә балаларына сүз әйтми.

“Мәктәп яшендәге егет электрон тәмәке тартып бара. Оялмый да! Тәмәке тарта-тарта янымнан үтеп кит­те. 8-9 сыйныф укучысыдыр, мөгаен. Яшьләр электрон сигаретның зыяны юк, дип фикер йөртә, – ди район баш­лыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов. – Республикада тәмәкегә каршы көрәш бара. Җәмәгать урыннарында тәмәке тарту тыела!”

– Тәмәке тартучы кайбер үсмерләрнең әниләре балаларының бу гамәлләре өчен борчылмый. “Нәрсә булган тартса?! Аның зыяны юк бит!” – дигән җаваплар ишетергә туры килә. Бәла шуннан башлана да инде. Башта – электрон сигарет, аннары – тәмәке... Бу бала соңрак әфьюн кулланмас, дип кем әйтә ала?! – ди Мөслим лицее ди­ректоры Чулпан Әхмәтшина.

Яшьләрнең күпчелеге тәмәке тар­тудан котылу өчен электрон сигарет­лар куллана башлый. Нәтиҗәдә, элек­трон тәмәкегә “ияләшәләр”. Элек­трон тәмәке көйрәтү белән егетләр генә түгел, хәтта кызлар да мавыга. Сатучылар исә: “Сатып алучыларның ихтыяҗын канәгатьләндерүче то­вар тәкъдим итү отышлы”, – дигән фикердән чыгып эш итә.

– Район үзәгендәге кибетләрнең берсенә ипи-сөт алырга кергән идем. Шунда ике-өч мәктәп укучысы керде дә, сатучы аларга кечкенә генә кәгазь тартмалар салынган савыт тоттырды. Егетләр, әле бер тартманы ачып исни, әле икенчесен, ахыр чиктә берничәсен алдылар. Димәк, бу егетләрнең әлеге кибеткә беренче мәртәбә генә керүләре түгел. Мин, олы кеше булгач, бу тар­тмаларны хушбуй дип уйлаган идем. Сатучы савытларда тәмәке сыекчасы булуын әйтте, шаккаттым! – ди район­дашыбыз Мөршидә Хафизова.

Электрон тәмәкенең кайберләрендә ни җитештерүче, ни составы турын­да мәгълүмат юк. Берсендә инглиз хәрефләре белән нидер язылган иде. Интернет ярдәме белән тәрҗемә иткәч, анда глицерин, пропиленгликоль, аро­матизатор, никотин булуын белдек. Менә сиңа мә! Никотин булгач, ул ни­чек зыянсыз булсын соң?!

– Район мәктәпләрендә электрон тәмәке белән тотылган балалар бар. Укучылар, әти-әниләр һәм укытучы­лар белән берлектә эш алып барабыз. Укучыларның электрон тәмәке белән мавыгуы узган уку елы азагында бар­лыкка килде. Электрон тәмәкенең зы­яны турында әти-әниләр дә балалары­на аңлатсыннар иде! – ди район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган­нар белән эшләүче инспекторы Ири­на Хәйруллина.

– Электрон сигарет синтетик то­вар санала. Ул, бик тиз тәэсир итеп, тиз арада канга сеңә. Электрон тәмәке тартканда агулы кайнар һава бүленеп чыга. Электрон тәмәке башка, бавыр- үпкәләргә зур зыян сала. Шунысы ая­нычлы: электрон сигарет сатуны тыя торган закон юк. Электрон сигарет со­ставында нәрсә һәм күпме микъдарда булуы билгесез. Акча түләп үзегезне агуламагыз, – ди  таби­б Данияр Якупов.

Электрон тәмәке тартучылар күпме дозада никотин куллануларын белмиләр, ә дозаны арттыру нерв си­стемасы параличына, хәтта үлемгә дә китерергә мөмкин, ди табиблар. Элек­трон тәмәке үзәк нерв системасын яр­сыта, чөнки психоактив матдә кулла­ну башта гадәткә керә, куллана-кулла­на бәйлелек барлыкка килә һәм кеше хроник авыруга әйләнгәнен сизми дә кала.

Яшьләр арасында кальян тарту гадәте дә бар. Анысын да күпләр зы­янсыз дип уйлый, ләкин ялгышалар. Кальян тарту да физик һәм психик бәйлелек барлыкка китерә, ди таби­блар. Организмга кергән химик сыек­ча тормышка нокта куярга да мөмкин.

 Фото - ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев