Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Миләүшә гөле

Миләүшә – тәрбиягә аеруча сизгер гөл. Райондашыбыз Алсу Хисаметдинова аны филтә ярдәмендә сугарып үстерә.

Сәламәт миләүшә гөле үстерү туфракны дөрес ясаудан башлана. Филтә сугару өчен бик көпшәк туфрак кирәк. Моның өчен нейтральләштерелгән, ягъни ачылыгы 5,5-6,5 булган өске торф алына. Ул барлык туфракның 30-40 проценты кадәр булырга тиеш. Калган өлешенә перлит, пеноспласт шарчыклары кебек көпшәкләндергечләр кушыла.

Үрчетер өчен миләүшә гөленең иң яхшы, астан икенче һәм өченче рәттә үсүче матур яфракларын алыгыз.  Тамырлансын өчен бераз суда тотарга да була. Яфрак өлеше яртылаш күмелгәнче 45 градус авышлыкта күмәргә кирәк. 1,5-2 айда бәби гөлләр тишелеп чыгачак.  Үскән бер төпне нәкъ шундый туфракка күчерә барырга кирәк. Иң мөһиме: чүлмәк бәләкәй булсын.  

– Минем иң зур миләүшә гөле дә диаметры 8 сантиметрдан артмаган стаканнарда үсә.  Стакан җайлы утыра торган зуррак савыт та сайларга кирәк булачак.

 Гөлназ Җәлилова

Алсу Хасаметдинова фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел, 19 гыйнвар санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев