Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Чүпрә белән ничек эш итәргә?

Камырның уңу-уңмавы чүпрәнең нинди булуына һәм аны ничек куллануга бәйле.

Йомшак чүпрә - камыр кую өчен иң әйбәте. Кирәк кадер кисеп алгач, чүпрәне азрак уып, җылы суга яки сөткә салалар да, болгатып җебетәләр. Шикәр комы өстәп, 10-15 минут өстен каплап тоталар, иләк аша сөзеп, камыр баса торган савытка салып болгаталар.

Калган азыкларны кирәгенчә өстеп, камыр басалар. Йомшак чүпрәне, ваклап, киптерерга дә була.

Кипкән чүпрәне башта аз гына җылымса суда яки сөттә җебетәләр, төерләре калмаслык итеп кашык белән яхшылап изәләр, шикәр комы салып, 10-15 минут өстен каплап тоталар. Аннары, иләк аша сөзеп, югарыда әйтелгәнчә камыр басалар.

Әгәр чүпрә булмаса, болай эшләргә мөмкин.

a) Камырдан 150-200 г «баш» - әче камыр калдырырга кирәк. Аны салкынча урында тоталар. Кирәк булганда савытка салып, җылымса су яки сөт белән яхшылап болгаталар да шикәр комы өстиләр. Аннан соң он кушып, яхшылап болгаталар, 15-20 минут җылы урында тоталар. Кутәрелеп менгәч, алда өйрәтелгәнчә камыр басалар.

6) Сөттән яки сөт азыкларыннан камыр кую.

Кайнамаган сөткә яки сөт азыкларына арыш ипие салып әчетәләр дә сөзәләр. Шикәр комы, иләгән он салып, яхшылап болгаталар, өстен каплап, жылы урында әчетәләр.

Әчегән сөткә генә дә камыр басалар, әчегән кефир һәм сөт өстеннән дә камыр куярга мөмкин.

Мондый камыр белен, коймак, кабартма, сумса, бәлеш өчен бик әйбәт була.

Алтын киңәшләр

• Камыр кулга ябышмасын өчен, кулны көнбагыш мае белән майларга кирәк.

Наилә  Сәлахова фотсы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев