Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Сугым чоры бәйрәмгә тиң иде

Элек өмә җыеп башкарылган эшләрне сагынып искә алам. Шуларның берсе – сугым өмәсе.

Авылларда ноябрь азагы һәм декабрь ае сугым чоры булды. Кайчан кемдә сугым буласын туган-тумача бер-берсе белән алдан ук сөйләшеп билгеләп куя иде. Шунсыз булмый, сугымчысы да, эчәге юучысы да кирәк! Әй, күңелле вакытлар булган да соң! Әле бит аларның һәркайсында ничә буын туганнар очрашкан!.. 

Сугым буласы йорттан таң атканчы ук тәмле шулпа исе тарала башлый, мунчасыннан төтен күтәрелә. Кояшның алсу-кызыл нурлары җиргә сибелүгә иң элек баш сугымчы килә, шул арада өйдәге ир-атлар да абзар, ихата тирәсенә туплана башлый. Күп тә үтми өйдәгеләргә “чалдылар” дигән хәбәр килеп ирешә. Йорт хуҗасы сугымчыларны “сыйлый”.

Хуҗабикә дә, тиз генә чыгып, итне бәяләп керә. “Ничек булыр микән дигән идем, Аллага шөкер, бик матур күренә. Соңгы вакытта бик ашамады да”, – дип, уй-фикерләрен өйдәге хатын-кызлар белән бүлешә. Ул арада өйгә эчәге юарга хатын-кызлар җыела башлый. Хатын-кызлар гәпләшеп, авыл яңалыкларын сөйләшеп чәй эчкәндә генә сугымчылар янындагы ир-егетләрнең берсе:

– Чәй эчәргә килдегезени? Малның эче төшеп, катып бетте бит инде! – дип сөрән салып, хатын-кызларны урыннарыннан кузгалырга мәҗбүр итә. 

Эчәге юу үзенчә кызык. Берсе кемнеңдер пычагын алган, икенчесе эчәгене ялгыш тишкән, өченчесенә су кирәк! Берсе су алырга йөгерә, икенчесе мәзәк сөйли, өченчесе ит ваклый – галәмәт! Ишегалды-ихата тирәсе шау-гөр килеп тора.

Ниһаять, ир-егетләр эшләрен тәмамлап өйгә кереп китә. Хатын-кызлар чыр-чу килеп эчәге юалар, эшкәртәләр. Аннан ипләп кенә елга яисә чишмә буена эчәгене таптый-таптый яхшылап юарга, чайкарга төшеп китәләр. 

Фәридә Гайнетдинова

Фото – “Мөслим–информ” архивыннан.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 15 декабрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев