Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Сәяхәт кенә түгел

Мөслимнән Мостаевлар гаиләсе илебезнең герой-шәһәрләре буйлап сәяхәт итә.

Мөслимдә яшәүче Фәридә һәм Рамил Мостаевлар гаиләсендә 5 бала үсә. Алар балаларның җәйге каникулларында бергәләп илебез буйлап сәяхәт итәргә ярата.

Совет чоры укучылары хәтерлидер: башлангыч сыйныфларда без тарихны “Ватан тарихыннан хикәяләр” исемле дәреслектән укыдык. Бөек Ватан сугышы чоры аерым язмышлар аркылы сөйләнеп, тарихыбыз тетрәндергеч вакыйгалар сурәте аша аңыбызга сеңгән. Урта һәм югары сыйныфларда исә Икенче бөтендөнья сугышы җентекләп өйрәнелде. Мәктәп укучысы һәр герой пионерның биографиясен, һәр герой-шәһәрнең исемен яттан белә, андагы канкойгыч вакыйгалар турында кем сораса да чатнатып сөйләп бирә ала иде кебек. Бүген исә кызыксыну башка, рухи кыйммәтләр дә үзгәрәк. Әмма шулай булса да, тарихны өйрәнү ихтыяҗы кимеми. 

2018 елдан башлап, Мөслимдә яшәүче Мостаевлар гаиләсе әлеге эшне кызыклы гаилә проекты – илебез буйлап автомобильдә сәяхәт итү рәвешендә тормышка ашыра. 

– Ватан тарихын, аның истәлекле һәм кабатланмас урыннарын, табигатен, халкының гореф-гадәт, йолаларын белсәң генә туган илне яратып була. Ә тарих хәтергә ныклап кереп калсын өчен, аңа үз кулларың белән “кагылырга”, үз күзләрең белән күрергә, үз колакларың белән ишетергә кирәк, – ди гаилә башлыгы Рамил Мостаев.

Маршрут та гадәти түгел: гаилә элекке Советлар Союзының герой-шәһәрләре буенча сәяхәтне сайлаган. Моның сере дә бар. Фәридә Мостаеваның бабалары – Габдрәүф Локманов һәм Мәгъсүмвәли Газизов – икесе дә Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалганнар. Гаиләнең озак еллар дәвамында архивка мөрәҗәгать итүе дә, эзләү отрядларына хатлар язу да нәтиҗә бирми: булган документларда бер бабасының язмышы – Мурманск юнәлешендә, икенчесенеке Сталинград сугышы вакыйгалары белән төгәлләнә.

2018 елда гаиләдә, бабалары кан койган юллардан йөреп, аларның рухларына дога кылу, еракта калган вакыйгаларны балаларның хәтер төпкелләренә хис-тойгылар, кичерешләр аша салу теләге туа һәм Рамил әфәнде гаиләсе өчен Волгоград шәһәренә сәяхәт оештыра. Хәләл ризык белән туклану, тукталу-яшәү урыннарын барысын да алдан белешә.

Герой-шәһәр белән иркенләп, бер атна буена танышырга мөмкинлек туа. Дөньяда Бөек Ватан сугышыннан соң төзелгән иң биек һәйкәлләрнең “Ватан-Ана чакыра” скульптурасы, Павлов йорты, тегермән, мемориаль комплекстагы һәр монумент, 35 мең сугышчы күмелгән Мамай курганы, бомбалардан саклану базлары – бункерлар балаларда зур тәэсирләр калдыра. 

– Әлеге шәһәрдә беренче тапкыр булдым. Биредә һәр таш зур дәһшәтнең үзен сеңдергән кебек тоелды миңа. Бик тәэсирләнеп кайттым. Күп урыннарда булганда, тәннәр чымырдады, – ди Фәридә бу сәяхәте турында. 

Мамай курганы – Волгоград шәһәренең символы

Гөлназ Җәлилова

Фотолар – Мостаевларның гаилә архивыннан.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел 8 май санында укыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев