Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Сагындырып искә төшәләр...

Авылдашым Тәзкирә Низамиевага багышлана. “40 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, лаеклы ялга чыккач та мәктәп тормышыннан аерыла алмаган шәхес ул безнең Тәзкирә апабыз. Без аның алдында баш иябез. Ул безне тормыш кагыйдәләренә өйрәтте. Егылсак, торырга, көләргә, хәтта еларга да өйрәтте”...

Бу сүзләрне чәчләренә чал кунган, тормыш авырлыклары йөзенә буразналар сызган Тәзкирә әби бирелеп тыңлады. Аны белемле остаз, кадерле укытучы, сер саклый белүче ахирәт, акыллы күрше дип тә мактадылар ул көнне. Мәктәптә “бишле” билгеләренә генә укыган бер укучысының сүзләре уйга калдырды. “Тәзкирә апа, син безне укытканда бик яшь идең бит. Тормыш тәҗрибәсе тупларга да өлгермәгән булгансыңдыр. Безгә киңәш бирергә, дөрес юл күрсәтергә шулкадәр акыл каян килде икән? Без – инде гомер уртасы ир-егетләр, балалар үстердек, оныклар тәрбиялибез, ләкин акыл бирерлек дәрәҗәдә җитлегеп булмый әле. Күпвакыт югалып калабыз, чарасызлыктан нишләргә белмибез. Ә сез, курыкмыйча, дөрес киңәш бирә белгәнсез. Хәзер дә, кайчан барып керсәк тә, борып чыгармыйсыз, булдыра алган кадәр киңәшләрегез белән ярдәм итәсез. Сезнең киңәшләр һәрвакыт дөрес була”, – диде ул.

Тәвәккәл булды шул Тәзкирә. Беркайчан да куркып тормады: әйтәсе сүзен әйтте, кеше артыннан сөйләп йөрмәде. Шул туры сүзле булуы аркасында, арада “сөймәүчеләр” дә булгандыр. Аны авылда да, районда да хөрмәт иттеләр. Яшәү дәверендә ул беркайчан да беркемгә дә начарлык эшләмәде, кеше әйберенә тимәде, үзенекен кызганмады, кешеләргә игелем тисен, кылган гамәлләрем үрнәк булсын дип яшәде.

Юбилей тантанасы бик матур үтте. Кунаклар таралышып, өйдә ялгызы калгач, бераз ямансу да булып китте. Тәзкирә бәйрәмнең һәр мизгелен күз алдына китерде. Үзе турында яңгыраган матур сүзләр аңа канатлар куеп, күккә чөйде, хатирәләр корабына утыртып, үткән тормышына алып барып кайтты.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 6 сентябрь санында укыгыз.

Гөлназ Җәлилова фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев